Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара балалар китапханәсендә сезне кызыклы китаплар көтә

Китап уку бит ул ниндидер белем яисә информация алу гына тугел әле, ә төрле талантлы авторларның фантазия иленә кереп китү дә. Ә бәлки фантазиядә түгелдер, ә чынлыкта булган хәл, авторның борчулары һәм башыннан кичергәннәре. Китап укып без геройларны күз алдына гына китереп калмыйбыз, ә аларга карата аерым эмоцияләр дә кичерәбез

Иң бәхетле кеше — китап укучы кешедер, минемчә. Китап уку бит ул ниндидер белем яисә информация алу гына тугел әле, ә төрле талантлы авторларның фантазия иленә кереп китү дә. Ә бәлки фантазиядә түгелдер, ә чынлыкта булган хәл, авторның борчулары һәм башыннан кичергәннәре. Китап укып без геройларны күз алдына гына китереп калмыйбыз, ә аларга карата аерым эмоцияләр дә кичерәбез. Бер китапны күп тапкырлар укырга мөмкин һәм укыган саен үзеңә яңа ачышлар ясыйсың, беренче тапкыр укыган кебек укыйсың!

Балалар өчен язучылар Шәүкәт Галиев һәм Роберт Миңнуллин белән генә чикләнеп калмый. Алар бик күп. Безнең заман балалар язучысы Ринат Нуруллинның “Альпинист үрмәкүчләр” - шигырь белән язылган китабында кызыклы башваткычлар, мантыйк үстерү табышмаклары, тапкырлык таләп иткән шарадалар урнашкан. Алар балаларны эзлекле фикер йөртергә өйрәтәләр, зирәклекне арттырырга ярдәм итәләр.

Михаил Туруновскийның “Мин курыкмыйм” сериясеннән булган “Мин йокларга яратам” – китабы сезгә балаларыгызның иң беренче, иң гади балачак куркуларын җиңеп чыгарга ярдәм итәр. Китапның төп максаты – йокы бүлмәсендә сабый өчен тыныч һәм әкияти атмосфера тудыру. Балаларыгызга бәхет һәм тынычлык, шатлык һәм сәламәтлек дөньясына юл табарга ярдәм итегез. Балалар китапханәсенә рәхим итегез!

 

Гөлсәрия Галиева, китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев