Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара авыл хуҗалыгы предприятиесенең салымнар буенча 4 миллион сум әҗәте җыелган

«Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланган.

Прокуратура «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең салымнар һәм иминият кертемнәре буенча 4 миллион сум бурычы булуын ачыклаган. Бу хакта район ведомствосы хәбәр итә.

«Тикшерү күрсәткәнчә, предприятиенең 2021 елның март-апрель айларында иминият кертемнәре буенча бурычы җыелган. Бурыч суммасы 3 миллион сумнан артып китә. Моннан тыш, җәмгыять физик затлар кеременә 1 миллион сумнан артык салымны түләмәгән», - дип аңлаттылар район прокуратурасында.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура җәмгыять директорыннан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне һәм гаепле вазыйфаи затларны дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итте.

Хәзерге вакытта прокуратура реакциясе актлары каралу стадиясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев