Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара автомәктәбе 500 мең сумлык грант отты

    Автомәктәптә картинг белән 30га якын бала шөгыльләнә.

    ...Күпләр хәтерлидер әле: моннан берничә ел элек картодромда картингчылар узыша башласа, Кукмарабыз мотор гөрелтесенә күмелә, ул тавыш әллә кайларга кадәр ишетелә иде. Хәзер никтер бик тыныч. Әллә эшләмиме икән әлеге карт-клуб дип уйларга да өлгермәдек, аларның грант отулары хакында хәбәр килеп иреште.

    «2000 елда оешкан клуб бүген дә үз эшчәнлеген уңышлы гына алып бара. Без машиналарның глушительләрен алыштырып бетердек бит, шуның өчен хәзер аларның тавышы көчле түгел. Бүгенге көндә минем кул астында 30га якын бала шөгыльләнә. Көз көне картинг серләренә төшенергә теләүчеләр саны шактый күп булса да, ел ахырына бары тик көчле ихтыярлы, нык холыклылар гына кала. Төркемдә малайлар да, кызлар да бар. Алар Кукмарадан, Нократ Аланыннан һәм якын-тирә авыллар: Кәчимир, Манзарас, Арпаяз, Поч.Кучуктан киләләр. Укучыларның иң кечкенәсенә – җиде, ә иң өлкәненә - 23 яшь. Балалар иң элек теоретик белем ала, аннары гамәли дәресләр өчен автомәктәп ишегалдындагы мәйданга һәм ЮХИДИ бинасы янында урнашкан картодромга чыгабыз. Ватылса, бергәләп үзебез төзәтәбез. Балаларның барысы да кулларына ачкыч тотып эш итә, детальләрнең һәрберсен дә белә, хәтта мини-машиналарны сүтеп-җыя ала. Егерме ел эшләү дәверендә бик күп ярышларда катнаштык, Татарстан чемпионатында да үз көчебезне сынадык. Нәтиҗәләрне начар димәс идем. Әти-әниләр дә балаларының мавыгуын хуплый, ярдәм кирәк булганда һәрчак булышалар. Алар ул-кызларының төнгә кадәр компьютер, кәрәзле телефонга текәлеп утыруына караганда монда шөгыльләнүне күпкә файдалы, диләр», - дип елмая түгәрәк җитәкчесе Владимир Артемьев.

    Владимир Артемьев турында үз эшенең фанаты, дип юкка гына әйтмиләр. Төп хезмәтеннән тыш, ул һәрчак балалар янәшәсендә кайнаша, аларны картинг серләренә төшендерә.

    «Үземнең картинг белән кызыксынуым 1989 елда башланды. “Формула–1”гә охшаган булгач сайладым мин аны. Ике елдан Яр Чаллы шәһәрендә узган республика бәйгесендә җиңү яулавым да бүгенгедәй истә. Ул чагында суыткыч бүләк иткәннәр иде, һаман да эшли әле. Балаларым да, гел минем тирәдә чуалып, техника арасында үсә. Өчесе дә картинг белән мавыга, олы кызым машина йөртү таныклыгы да алды инде. Хәзер өченче сыйныфка баручы төпчегем дә картинг дип “җенләнә”», - ди ул.
    Карт руле артына утырган малай-кызның кайсыннан гына сорасаң да, иң шәп спорт төре ул, ди.

    «Мин Манзарас мәктәбендә укыйм. Быел өченче сыйныфка барам. Дәресләрдән соң картинг белән шөгыльләнергә киләм. Көн саен да барырга риза. Миңа монда бик ошый», - ди Амелия Артемьева.

    Реклама

    Карт-клуб Кукмара автомәктәбе базасында урнашкан. Бүгенге көндә биредә «Стриж», «Минск», ике төрле «Хонда» төркеменә керүче 18 машина бар. Укучылар, яшьләр ярышларга әзерләнгәндә - көн саен, ә гадәти вакытта атнага бер тапкыр килеп күнекмәләр уза.

    «Картинг – бик кыйммәтле, әмма шул ук вакытта кирәкле спорт төре. Машиналарны тиешле тәртиптә тоту, ягулык һәм запас частьлар өчен елга бер миллион сумнан артык акча тотабыз. Без төрле бәйгеләрдә һәрчак катнашырга тырышабыз, ел саен бер-ике грант отабыз. Бу юлы конкурска “Кукмара шәһәрендә картинг секциясе” дигән проект эше юллаган идек. Аның төп максаты - картинг белән шөгыльләнүгә балаларны күбрәк җәлеп итү, яңа картлар сатып алу. Шөкер, җиңү яуладык һәм безгә 500 мең сум акча бирелде. Үзебезнең 300 мең сумны кушып, өр-яңа, электр белән эшли торган ике карт-машина сатып алдык. Аларның тавышы бөтенләй юк, шулай ук һавага начар матдәләр дә таралмый. Укучылар йөреп караганнар иде дә, бернинди тавыш булмагач сәер икән, диләр. Аның каравы, яңа техниканың иминлек ягыннан өстенлекләре күп. Машинада йөрүче балалар пычранмыйлар, дәресләр дә бик уңайлы шартларда, актив, эмоциональ төстә үтә. Хәзергә бу картлар шөгыльләр өчен генә файдаланыла, аларда әлегә ярышлар уздырылмый», - ди автомәктәп җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахманов.

    Картинг белән шөгыльләнүче балалар өчен автомәктәптә махсус кабинет та булдырылган. Түгәрәк җитәкчесенә теманы яхшылап аңлату өчен проектор да куелган. Стеналарда исә двигатель, шасси төзелеше, юлның борылмалы өлешләрен үтү, флаглар һәм аларның мәгънәсе, тормоз һәм идарә системасын аңлаткан белешмә карталар урын алган. Кыскасы, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, машина төзелешен җентекләп өйрәнү, гамәли дәресләрдә үзләрен сынау өчен, биредә бар мөмкинлек тә тудырылган.

    «Татнефть» компаниясе оештырган «Мәрхәмәтлелек энергиясе» грантлар бәйгесенә быел 1415 гариза тапшырылган булган. Конкурста Татарстанның 43 районыннан һәм Россиянең ике төбәгеннән 184 проект җиңү яулый. Иң яхшылары арасында Кукмарадан да биш проект бар. Болар: «Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм» номинациясендә – Өлгедән «Яшәү – шәп», Кукмарадан «Кукмара шәһәрендә картинг секциясе», Нырьядан «Сәламәт алан», Лубяннан «Хәрәкәт – тормыш», «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә Янил авылыннан «Безгә бу юлларны онытырга ярамый» проектлары.

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: