«Кукмара авазы» радиосының алып баручысы Алсу Гаязетдинова «Яңа исем» проектында җиңүче булды
Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре ике саллы китапка кертелде.
Казанда Милли китапханәнең MON мәйданчыгында «Яңа исем. Хәтер» дип исемләнгән әдәби музыкаль тамаша узды. Биредә «Яңа исем» проектында катнашкан яшь, талантлы язучыларның бер ел дәвамында иҗат иткән эшләренә йомгак ясалды.
Әлеге бәйгедә «Кукмара авазы» радиосының алып баручысы Алсу Гаязетдинова да катнашты, аңа «Яңа исем» иҗат лабораториясендә җиңү яулаганы өчен диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Җиңүчеләрнең иҗат җимешләре ике саллы китапка кертелде. Чара кысаларында Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры артистлары һәм яшь иҗатчылар көче белән әзерләнгән тамаша сәхнәләштерелде.
«Әлеге проект хакында интернет челтәреннән белеп алды. Иң элек шигырьләремне Гөлүсә Закировага җибәреп, аның хуплавын алгач кына, проектта катнашырга булдым. Безнең кураторыбыз Рифат Сәләх булды, катнашучылар өчен төркем оештырылды, проект дәверендә төрле иҗади биремнәр бирелде, гомумән, катнашу минем өчен бер тәҗрибә дә булып тора», — дип бүлеште Алсу.
Оештыручылар сүзенә караганда, иҗат лабораториясенең эше алга таба да дәвам итәчәк. Тик бер искәрмә, катнашучыларның яше 35 тән артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев