Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара "Ак калфак" оешмасында сөлге чигү серләре белән уртаклаштылар

Байлангар авылы мәдәният йортында “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән чарада ветераннар советы, абыстайлар, остабикәләр, балалар катнашкан.

Кукмара "Ак калфак" оешмасында сөлге чигү серләре белән уртаклашалар. Оешманың күчмә утырышы Байлангар авылы мәдәният йортында “Сөлге чиктем асыл җепләр белән” дигән темага багышланган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәдәният йорты директоры Минзәлия Әгълиуллина, Байлангар “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсәвия Нуриевалар бу чарага авылның ветераннар советы, абыстайлары, остабикәләре, балалар бакчасы, укучылар коллективларын җәлеп иткән. Алар эчтәлекле, файдалы чыгышлар әзерләгән.

"Сандыклардан чыккан, бүгенге көннәрдә чигелгән сөлгеләрдән күз явын алырлык күргәзмә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Авылның абыстае Газизуллина Гөлфиянең чиккән әйберләре күзләрне сөендерде. Гөлфия абыстай сөлге чигү буенча мастер-класс күрсәтте, сөлге чигү серләренә өйрәтте, сөлгенең татар халкы тормышында нинди урын тотканын да сөйләп бирде", дип әйтелгән әлеге хәбәрдә.

”Мирас” ансамбле, утырышның иң кадерле кунаклары, әле күптән түгел генә Кәркәвкеч авыл клубы каршында төзелгән “Ак калфак” берләшмәсе әгъзалары чыгышын, гармунчылар ансабленең дәртле уйнауларын зал алкышларга күмде, дип хәбәр иткән Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе З.Җиһаншина.

Зур Сәрдек “Ак калфак”оешмасы җитәкчесе Рәмзия Хөсәенова чиккән сөлгегә кагылышлы бүгегенгәчә үтәлүче гореф-гадәтләре, ”Милли бизәкләр” күргәзмәсенең Татарстанда гына түгел бөтен Россия Сабантуйларында катнашып, бик яхшы бәя алып кайтулары, мәдәният йортында эшләүче чигү түгәрәкләре эше турында сөйләгән.

Кичә ахырында ак калфаклылар татарның милли ризыклары белән чәй эчкәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев