Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге алуда эшләде

Быел бәрәңгенең «Гала», «Ред Леди», «Колетте» дигән сортларына өстенлек бирделәр.

Кукмара аграр көллиятенең 385 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 20 гектарын икенче икмәк алып тора. 130 гектарында күпьеллык үләннәр үстерәләр. Аны район программасы нигезендә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга өләшәләр. Быел да 1500 тирәсе төргәк печән мал хуҗаларына тапшырылган. Ә калган мәйданнарда бөртеклеләр үсә.

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге алуда эшләде

Көллият директорының укыту эшләре буенча урынбасары Раил Ганиев сүзләренә караганда, аларның максатлары иген игү яки бәрәңге үстерү, аны сатып акча эшләү түгел, ә заманча технологияләр кулланып, студентларны яхшы уңыш алырга өйрәтү. 

«Эш участоклары булдырмыйча гына укучыларга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү процессын, аның технологиясен аңлатып бетерү мөмкин түгел. Әйтик, укыту программасы буенча су сибү агрегаты белән эшләү каралган икән, аны базада булдырырга кирәк. „Профессионалитет“ федераль белем бирү проекты кысаларында уку йортына заманча техникалар кайтартылды: сугару агрегаты, сыек ашлама сибү өчен дроннар, ашлык киптергеч... Шулай ук алар арасында ике рәтле бәрәңге алу комбайны, бәрәңге утырткыч та бар. Хәзерге вакытта әлеге комбайн белән бәрәңге алабыз, укучылар анда эшләп карый алырга тиеш. Федераль проектның уку йорты базасын баетуда файдасы әйтеп бетергесез. Чөнки заманча техникалар бик кыйммәт тора. Әйтик, бәрәңге җыю комбайны үзе генә дә 17 миллион сумга төште», — диде Раил Ганиев.

Кукмара аграр көллияте студентлары бәрәңге алуда эшләде

Алга таба яшелчә мәйданнарын тагын да киңәйтеп, кишер, чөгендер үстерергә исәплиләр. Моның өчен чәчкечләребез дә бар, диделәр. Җитештергән продукция әрәм калмый, аны ашханәдә кулланалар, кооперативларга тапшыралар, шулай ук ярминкәләргә дә илтәләр. 

«Үткән ел бәрәңгене яңа елга хәтле сакладык. Быел да басудан кайткан бәрәңгене иң элек саклауга куячакбыз, аны өрдерергә, киптерергә кирәк, ягъни ул санитар период узарга тиеш. Шулай да быел Казанда узган ярминкәдә катнашырга өлгердек инде», — диде көллиятнең укыту-тәҗрибә хуҗалыгы идарәчесе Алмаз Шиһапов.

Без барган вакытта да студентлар басуда яңа техника белән бәрәңге ала иде. Сугарылган мәйданнарда уңыш әйбәт чыга, ди Алмаз.

«Быел бәрәңгенең „Гала“, „Ред Леди“, „Колетте“ дигән сортларына өстенлек бирдек. Су сибелә торган мәйданда икенче икмәк бер гектардан уртача 300 центнер чыкты, ә сугару агрегаты барып җитә алмаган урыннардагы уңыш белән бик мактанып булмый, ел коры килде бит», — диде ул.

Бәрәңге алу техникасының өстенә утырган дүрт-биш студент бәрәңге арасына кергән балчыкны җыя. Тик алар гына да бу эшне чиста итеп башкарып бетерә алмый. Баздагы озын транспортер янында шулай ук студентлар тезелеп басып, бәрәңге арасында кайткан балчыкны чүпли.

Трактор, машина йөртү таныклыгы булган студентлар техника руле артына утыра ала, шулай ук мастер ярдәмчеләре булып та кырга чыгалар. Бу эш процессының җаваплылыгына, куркынычсызлык таләпләренә бәйле.

Мастерлары Дилүс Ибраһимов егетләрне мактап кына телгә алды. Аның студентлар белән эшли башлаганына 25 ел була икән.

«Техниканың яңа булуы гына мөһим түгел, барыбер тикшереп, көйләп эшкә җигәбез. Аны иярләгән кешенең осталыгы да кирәк. Егетләрнең дә төрлесе бар, эшлисе килмичәрәк торганнарын да кызыксындырырга тырышабыз. Кырларда эш төгәлләнгәннән соң, укыту базасына кайтабыз, җитештерү практикасы вакытында студентлар белән техникаларны төзәтәбез, карау үткәрәбез», — диде ул. 

Алмаз белән тәҗрибә участокларында да булдык. Анда сигез сорттагы бәрәңге утыртканнар. Бер үк шартларда аларның ничек үсүен тикшерәләр. Анда «Балтик Роуз», «Марисоль», «Гермоза», «Королева Анна», «Коломбо», «Ред Леди» сортлы бәрәңгеләр бар. Агроном белән бәрәңге төпләренең берничәсен актарып та карадык. Чыннан да, бервакытта утыртылып, бер урында, бер шартларда үсүләренә карамастан, бәрәңге уңышы төрле чыкты. Кайбер орлыклар тиз җәрәхәтләнә, икенчеләре эссе һаваны авыр кичерә, дип аңлата агроном. Орлыкны исә ышанычлы оешмалардан кайтарталар.

Артур Васильев, Балтач:

Кечкенәдән техника белән кызыксынам. Сүтәргә, җыярга яратам. Шуңа күрә әлеге уку йортын сайладым, аның территориясе, андагы чисталык, тәртип ошады, техник базасы да бик көчле. Бүгенге көндә мин — дүртенче курс студенты, техник-механик һөнәрен үзләштерәм. Басуда эшләве үзе бер күңелле, укытучылар, иптәшләр белән тагын да якыннан аралашабыз. 

Рәдис Мөхәммәтшин, Түбән Шәмәрдән:

Әтием Мансур «Восток» хуҗалыгында шофер булып эшләде. Мин аңа еш кына утырып йөри идем. Шуннан соң үзем дә техника белән кызыксынып киттем. Хәзерге вакытта көллияттә дүртенче курста укыйм. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган елны ДТ тракторына утырдым. Соңгы вакытта МТЗ-82, К-525 тракторларында эшлим. Язын тырмага чыгам, печән пресслыйм, үзем төйим, агу сибәм, чәчүдә катнашам, бәрәңге ташыйм, җир эшкәртәм...

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев