Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара аграр көллиятендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне булып үтте (фото)

Кукмара аграр көллиятендә, Зур Сәрдек гимназиясендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне үткәрелде. Әлеге чарада ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевалар катнашты.

Кукмара аграр көллиятендә, Зур Сәрдек гимназиясендә Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне үткәрелде. Әлеге чарада ЮХИДИ җитәкчесе Фирдүс Фәхретдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлевалар катнашты.
Фирдүс Фәхретдиновның чыгышы юл һәлакәтләре, аларның аяныч нәтиҗәсе турында иде.
- Юлларда тизлекне сакларга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Шунысы аяныч: кемнәрнеңдер ваемсызлыгы нәтиҗәсендә гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелергә мөмкин бит, - дип билгеләп үтте ул. –Җәяүлеләрнең киемнәрендә исә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булырга тиеш. Шушы гади генә әйберләр дә сезнең гомерегезне саклап калырга ярдәм итәчәк.
Укучыларга күрсәтелгән слайд, видеоязмалар да шулкадәр тетрәндерерлек иде, юл фаҗигаләрендә һәлак булган яшь гомерләрне күреп күзләр яшьләнде. Әйе, кеше гомере бер мизгел. Шуңа күрә бер-беребезгә карата игътибарлырак булсак иде.

Бу турыда тулырак газетабызның алдагы саннарында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk