Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара 4нче урта мәктәбе 30 еллык юбилеен каршылый

    Мәктәпнең иң беренче чыгарылышы 1991 елда булды. Ул вакытта мәктәпне 34 егет һәм кыз тәмамлый.

    Еллар уза. Яңадан кыңгырау чыңлый, мәктәп үз укучыларын көтә. Анда шау-шулы тәнәфесләр дәресләр вакытындагы тынлыкны алмаштыра.  Ул юбилейны остаханәдәге тимерләрнең чыңлавы һәм тегү машиналарының зырлавы, китапханә һәм ашханәнең уңайлылыгы, чисталык, яктылык, чәчәкләр, укытучыларның елмаюлары, тәрбияләнүчеләрнең матур истәлекләре, әти-әниләренең яхшы бәяләмәләре белән каршылый.

    4нче мәктәпнең тарихы дәвам итә, аны укучылар һәм укытучылар яза. Мәктәп елъязмасының яңа битләре алга таба да иҗади эзләнүләр һәм җиңүләр белән тулы булсын!

    XX гасырның 80 елларында без мәктәпкә асфальт түшәлгән тротуарлар һәм юллардан түгел, ә аякка ябыша торган балчыклы басудан йөри идек. Хәзерге 4нче урта мәктәп урыны ялан кыр, кыш җитсә, кар-буранлы, үтеп чыга алмастай дала иде. Шушы газапларны үткәндә мин: “Эх, мәктәп монда гына булсын да, шунда гына укысаң иде...” - дип хыялландым. Уйларым тормышка ашты: бу урында мәктәп төзелде. Ләкин яңа мәктәпкә укучы буларак түгел, ә укытучы вазыйфасында килдем.

    ...1989 елның августы. 27 ай эчендә төзелергә тиешле мәктәп 20 айда төзелеп, куллануга тапшырыла. Хәзер искә алганда да гаҗәпләнеп, укытучының тырышлыгына, энтузиазмына шаккатасың! Балаларга белем бирергә дип килгән укытучылар, җиң сызганып, төзүчеләр эшләп бетермәгән җитешсезлекләрне тәртипкә китерәләр. Кабинетларны әзерлиләр, җиһазлар кайтартып, шуларны җыеп куялар, җыештыралар. Ял көне дип тору, авыр эштән курку, зарлану да юк. Зур тырышлык нәтиҗәсендә, сентябрьдә укулар башлана. Укытучылар белән беррәттән өлкән сыйныф укучылары да хезмәт куя. Алар мәктәп территориясен чистарта. Шуның өстенә тагын колхозга бәрәңге алырга да йөриләр, мәктәп тирәсенә агачлар утырталар. Үзләре дә бүгенге көндә әти-әниләр булган бу укучылар – мәктәбебезгә нигез салучылар, хезмәттән курыкмыйча, яңа уку йортының эшләп китүен тизләтүчеләр. Хәзерге яшь буынга менә дигән үрнәк алар.
    Укыту-тәрбия эшен укытучылар буш урында башлап җибәрәләр. Дәреслекләр җитми, программалар, методик ярдәмлекләр булмый. Мәктәпкә ут – 30 сентябрьдә, ә җылылык октябрь ахырында гына бирелә. Шулай булуга карамастан, бербөтен, бердәм коллектив туплана, балалар укый, ата-аналар зарланмый.

    Авырлыкларны, җитешсезлекләрне, җитмәүчелекне үзенеке кебек кабул итеп, ярты гомерен мәктәптә уздырган беренче директор, инде мәрхүм Рафаэль абый Мостафинны мәктәп коллективы бүген дә җылы сүзләр белән генә искә ала. Директор бүлмәсеннән әмер генә биреп утыра торган кеше түгел иде ул. Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән үтеп, мәктәпкә кирәкле барлык нәрсәне юллап, чиновникларның кыланмышларына түзеп, эшен җиренә җиткерде ул. Мәктәп ачылып 3 ел үтүгә, “Ел мәктәбе” республика конкурсында беренче урын яулауда директорның роле әйтеп бетергесез зур була.

    Шул көннәрдән соң 30 ел вакыт узып та киткән. Мәктәп тормышы өчен аз вакыт түгел бу. Беренче сыйныф, беренче укытучы, беренче “5”ле, беренче мәхәббәт... Яшьлек, гомерлеккә онытылмаслык дуслар, хатирәләр... Һәр кеше тормышындагы бу вакыйгаларны мәктәп диварлары күпме күргән дә, күпме кичергән?!
    Мәктәпнең йөзе – һичшиксез, аның  укытучылары һәм укучылары. Беренче көннәрдән хезмәт куйган укытучыларның күбесе бүген арабызда юк инде. Игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт аларга, урыннары оҗмахта булсын! Безнең акыллы остазларыбыз Рашидә Мостафина, Ринат Мөхәммәтов, Фирдәүсә Гайнетдинова, Гүзәлия Салихова, Асия Җиһаншина, Рәмзия Гыймадиева, Равия Галимуллина, Людмила Шафикова, Халидә Хөсәенова, Лилия Фәхертдинова, Хәтирә Борһанова, Фәһим Сөләйманов, Габделфәт Сәмигуллин, Рәисә Хәйруллина, Әхмәт Мортазин, Саимә Билалова, Илфирә Мөхәммәдьяроваларга хәерле гомерләр телибез. 

    Рафаэль абый башлаган эшне алга таба Минәхәт Ситдыйков, Илнур Гыйниятов, Нурфия Шәкертҗановалар дәвам итте. Һәрберсе мәктәпнең укыту-тәрбия эшенә үзенчә зур өлеш кертте. XXI гасырның үзгәреш җилләренә бирешмичә, хәзерге заман таләпләренә җавап бирерлек итеп эшләде алар.

    Бүген 4нче урта мәктәпнең үз йөзе, үз сүзе бар. Коллективның яше төрле, ләкин тәҗрибәле, үз эшләренең осталары булган укытучылар өстенлек ала. 30 ел элек мәктәп бусагасын атлап кергән Минлегөл Хәкимҗанова, Әлфия Камалетдинова, Наилә Шәрифуллина, Нурфия Шәкертҗанова, Зинаида Антипова, Гөлнара Вәлиева, Әнисә Дусакова, Светлана Шакирова, Резедә Шәңгәрәева, Венера Арслановалар бүген дә сафта. Зур коллективны директор Азат Хәсәнов җитәкли. Зур җаваплылык тоеп, мәктәп дип яши директор. Үз заманында мәктәбебезнең элеккеге китапханәчесе, “аяклы тарихы” Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов үзенең “Кукмара 4нче номерлы урта мәктәбе тарихы (көндәлек язмалар)” дигән китабында: “...хәзерге заманда укыту бик авыр икән, бигрәк тә балаларны тыю”,  - дип яза. Укыту, тәрбияләү өстенә укытучы әти-әниләр белән дә эшли әле. Ә хәзерге вакытта ата-аналар бик акыллы, хәтта укытучыны да өйрәтергә мөмкин. Директор шуларның барысын да контрольдә тота, килешү, уртак фикер таба. 

    Мәктәбебезнең укыту-техник базасы нык. Җиһазландырылган уку кабинетлары, ике спорт залы, китапханә, актлар залы, медицина кабинеты, ашханә – барысы да укучыларга зур мөмкинлекләр бирә. Мәктәбебез гади уку йорты гына булса да, “Сәламәтлек мәктәбе”, “Иң яхшы физик тәрбия мәктәбе”, “Иң югары сыйфат һәм эффектлылык” республика һәм “Уңышлы мәктәп” бөтенроссия  конкурсларында катнашып җиңүгә иреште. 

    Мәктәп тормышын мин диңгездәге дулкыннарга тиңләр идем. Алар да бит бер тик тормый: я салмак кына, я көчле хәрәкәттә. Мәктәптә дә шулай, чөнки башкача мөмкин дә түгел. Туктасаң, артта каласың. Бүгенге укытучы укучыларга үзенең белеме белән генә түгел, ә шәхси үрнәге, тәҗрибәсе белән дә кызыклы. Ул балаларга булган мәхәббәте белән үзенә тапшырылган язмышларга бу катлаулы тормышта югалып калмыйча, үз урыннарын табарга ярдәм итәргә тиеш.

    Коллективыбыз, һөнәрләренә тугры калып, укытучы исемен горур йөртүче укытучылардан тора. Хөкүмәтебез дә аларның хезмәтләрен югары бәяли. Минәхәт Ситдыйков, Наилә Шәрифуллиналар – “Гомуми белем бирүдә почетлы хезмәткәр” исеменә лаек булган укытучылар. “Мәгариф өлкәсендәге хезмәтләре өчен” Татарстан Республикасының күкрәк билгесе белән бүләкләнүчеләр – Рәмзия Шәрипова, Резедә Шәңгәрәева, Минлегөл Хәкимҗанова, Азат Хәсәнов, Марат Мөхәммәтов, Альбина Якуповалар. Республика хөкүмәтенең “Алгарыш” гранты иясе – Рәмзия Зәкиева. Йолдыз Гыймадиева “Яшүсмерләр туризмын үстерүдәге хезмәтләре өчен” Россия Федерациясенең күкрәк билгесенә лаек булды. Укытучыларыбыз бөтенроссия күләмендә үткәрелгән проектлар һәм грантлардан да читтә калмый. 7 укытучы Мәгарифнең өстенлекле милли проекты җиңүчеләре булса, “Иң яхшы укытучы” грантына 13 укытучы ия булды.
    Укучыларыбыз да остазларына охшаганнар. Интеллектуаль конкурсларда, фәнни-эзләнү проектларында теләп катнашалар һәм үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Татарстан Республикасының “Шаян ТВ” оештырган   “Тамчы-шоу”да катнашып, безнең балаларыбыз югары интеллектлы булуларын ел саен  дәлиллиләр. Муниципаль, республика олимпиадаларында җиңүчеләребез күп. Хәтта бөтенроссия олимпиадаларында да җиңүчеләребез бар. 2018 елгы чыгарылыш укучысы Мөшәррәф Шәмсиева һәм 2019 елгы чыгарылыш укучысы Лилия Баһаветдинова шундыйлардан. Алар технология фәненнән җиңү яуладылар һәм Санкт-Петербург, Мәскәү вузларында укуларын дәвам итәләр. 9Б сыйныфы укучысы Динә Гайнанова армрестлинг буенча Европа чемпионатында җиңү яулады. 

    Мәктәбебездә барлык чорларны берләштереп, үткәннәрне онытмаска өнди торган бер изге урын бар. Ул – мәктәп музее. Зыятдин Нәҗметдинов, Рашидә апа белән Ләйсән Мостафиналар башлап җибәргән эш бүген дә дәвам итә. Күпме истәлек, күпме хатирә монда?! Утыз ел буе җыелган тарих үзенең укучыларын, укытучыларын көтә. Кукмара 4нче урта мәктәбе кунаклар көтә. Яшь әле ул. Аның тырышып-тырышып эшләр чагы. Зур җиңүләргә ирешеп, балкыр вакыты аның!

     

    1990 елда мәктәп бәрәңге җыюда рекорд куя, аны әле дә узучы юк. Шул елның көзендә унберенче сыйныф укучылары белән “Правда” колхозында бәрәңге җыюда катнашкан Степанова Галина Борисовна менә ниләр сөйләде:

    - Аннан соң да укучылар белән районның төрле урыннарында уңыш алуда катнашырга туры килде, әмма “Правда” хуҗалыгындагы кебек эшне башка беркайда да күргәнем булмады. Хәзер моңа бик азлар гына ышаныр, тик без ул вакытта сыйныфыбыз белән көнгә 20шәр тонна бәрәңге җыя идек.  Шактый акча да эшләделәр. Һәр көнне басуда хезмәт куючылар 186 сум акча алды. Ул чакта бу акчага мех якалы кышкы пәлтә сатып алырга була иде.


    Мәктәпнең иң беренче чыгарылышы 1991 елда булды. Ул вакытта мәктәпне 34 егет һәм кыз тәмамлый. Аларның сыйныф җитәкчесе Степанова Галина Борисовна иде.

    Раушания ВӘЛИУЛЛИНА

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: