Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты Татарстанда Сабан туе мәйданында узачак

Чемпионатта җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.

16 июньдә Татарстанда Сабан туе мәйданында көрәш буенча Дөнья чемпионаты узачак. Бу хакта Россиянең Көрәш буенча федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнир республикада узучы Сабан туйларының иң зурларыннан берсе булган Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе үзәк мәйданында узачак. Мәйданда көрәш өчен подиумнар халыкара стандартлар буенча әзерләнә.

  • Тамашачылар 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр кече мәйданның ике мәйданчыгында беренчел ярышларны карый алачак. 19.00 сәгатьтә спортчылар парады һәм үзәк сәхнәдә финал булачак.

Быел ярышларда Европадан, Ерак Көнчыгыштан, якын һәм ерак чит илләрдән, Америкадан 150 спортчы катнашыр дип көтелә.

Чемпионат вакытында җиде авырлык категориясендә бүләкләрнең җиде комплекты биреләчәк, приз фонды 50 мең доллар тәшкил итә.

  • Россия җыелма командасында Татарстан данын 2017 елгы Дөнья кубогы иясе Азат Нурмөхәмәтов, көрәш буенча 2017 елгы Россия чемпионы Ренас Кәлимуллин һәм 2017 елгы Россия чемпионы Илмир Төхвәтуллин яклаячак. Командада шулай ук Төмән өлкәсеннән Егор Егоян һәм Альберт Рәхмәтуллин, Башкортстаннан Айнур Сыртаев, Мари Элдан Муса Галләмов көрәшәчәк. Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов.

Татар-информ

Фото: Рамиль Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk