Кәркәүчтә "Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем" дип аталган мәдәни чара үтте
hәркемнең күңел түрендә кулъяулык белән бәйле хатирә саклана
Кәркәүч балалар бакчасында "Ак калфак" оешмасына йөрүче апалар тәрбиячеләр белән берлектә "Сөлге, кулъяулыгым - милли бизәгем" дип аталган мәдәни чара үткәрделәр. Сабыйлар кулъяулык биюен, бөек Тукайның "Туган тел" җырын башкардылар. Биредә балалар өчен милли бизәкләргә карата уеннар оештырылды.
Гореф-гадәт ул - халыкны тормыш тәртибенә һәм таләпләренә өйрәтүче тәрбия чарасы. Элек-электән татар халкы тегәргә, чигәргә яраткан, биеп, җырлап, уйнап күңел ачкан. Һәр бизәк, кул эше кыз баланы тәрбияләүнең, кияүгә бирү, хатын кызга хас сыйфатларга өйрәтүнең бер ысулы булган. Шуңа да hәркемнең күңел түрендә кулъяулык белән бәйле хатирә саклана. Безнең заман кызлары сөлге, кулъяулык чиккән. Аларны Сабантуй батырына бүләк итеп биргән. Без йолаларны, гореф-гадәтләрне барлап, искә төшереп, әби-бабаларыбыздан сораштырып, яшьләргә тапшырырга, милли бизәкләребезне онытмыйча, чигү үрнәкләрен кечкенә сабыйларга өйрәтергә тиеш. Киләчәк буын барысын да белеп, күреп үссен, өйрәнсен иде.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев