Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кәркәүч авылына багышланган җыентык дөнья күрде

Нурисә Бәдретдинова авылдашларына ике зур бүләк ясады: китап һәм авыл шәҗәрәсе.

Тумышы белән Кәркәүчтән булган, исеменнән һәм йөзеннән нур бөркелеп торган, кыю, үҗәт Нурисә Саттарова-Бәдретдинованың авыл тарихын чагылдырган, документаль материалларга нигезләнгән «Ни күрсәк тә, ил белән...» дигән җыентыгының узган җәйдә дөнья күрүе турында газетада хәбәр иткән идек. Яңа ел бәйрәмнәрендә Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән әлеге китапны тәкъдир итү кичәсе оештырылды.

Коръән укып һәм дога кылып башланган мәҗлесне авыл имамы Альфрит Гасыймов алып барды.

«Авылдашыбыз Нурисә апа безгә ике зур бүләк ясады: китап һәм авыл шәҗәрәсе. Бу, чыннан да, тарихи вакыйга. Чөнки абыстаебыз үзенең ярдәмчеләре белән моңарчы беркем тарафыннан да башкарылмаган һәм алга таба да башкарылмаячак зур хезмәт, байлык, рухи нигъмәт тәкъдим итте. Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан авылыбызга рәхмәт итеп җибәрелгән кеше», - диде имам.

Кукмара тегү фабрикасының сату бүлегендә товар белгече, аннан бүлек начальнигы булып эшләгән Нурисә апа иптәше Йосыф абый белән 15 ел элек туган ягына кайтып төпләнә дә тормышын дингә, башкаларга дини белем бирүгә багышлый.

«Шундый китап чыгуына өмет тотмаган идем. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев авыл мәчетләреннән акча җыеп, бу эшне башлап җибәрде. Фәрит әфәнде Вәлиев белән Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов Оренбург һәм Казан архивларыннан бик күп документлар алып кайтты. Китап әзер булуына карамастан, күңел барыбер кытыкланып тора. Гражданнар сугышында, революцияләрдә катнашкан авылдашларыбыз турында Мамадыш архивында да нәрсәдер табарга мөмкин икән. Бәлки берәр кызыксынган кеше миннән соң әлеге эшемне дәвам итәр. Кәркәүч бетәргә тиеш түгел, аның тарихы бар дигән сүз бит бу», - диде автор.
 
Авыл турында мәгълүматларны узган гасыр урталарында – сугыштан соңгы елларда ук Нурисә апаның әтисе Бәдыгетдин Саттаров туплый башлаган. Мөхтәрәм остабикә әтисе язып калдырган мәгълүматлардан файдалана, истәлекләргә генә таянып калмыйча, фактларга нигезләнә, сугыштан әйләнеп кайтучылар һәм кайтмаучылар, тоткында, Суслонгерда булучыларның исемлеген, солдат хатларын җыя. Китап аерым бер кеше хакында түгел, ә авыл, аның килеп чыгышы турында. Шуңа күрә безнең гаилә кермәгән дип үпкәләүләр булмасын иде, диде Нурисә апа.

192 битле авыл тарихы 11 бүлекне үз эченә алган, һәр бүлек тагын төрле бүлекчәләрдән тора. Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән. Мисал өчен, «Авылдашлар турында сөйлибез» дигән бүлектә газеталарда басылган язмалар урын алган.

«Авыл буенча өй саен кереп, мөһим кәгазьләрегез калмадымы, эзләп карагыз әле, дип йөрдем. Эшең юк икән, барып чыгармы соң ул, дигән сүзләр ишетсәм дә, Аллага шөкер, хезмәтебезне дәвам иттек, туктатмадык. Интернетны, сайтларны өйрәнергә туры килде. Иң авыры метрикәләр белән эшләү булды. Вензельләр (вензель – исем белән фамилия баш хәрефләренең бер-берсенә чорналып, матур язылышы – авт.) белән язылган 1670 елгы бер рус документы гына укылмыйча калды. Шул елда авылыбызда ике хуҗалык булган. Әмма мин бер сүзен – Ишмөхәммәт дигәнне генә укый алдым», - дип ачыклык кертте остабикә.
 
Әлбәттә, китапны бер генә кеше ахырына кадәр башкарып чыга алмый. Нурисә апага материалларны җыярга, хәреф хаталарын тикшерүчене табарга «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кәркәүч кызы Ризидә Гасыймова, шулай ук бөтен авыл халкы, Гасыймовлар гаиләсе ярдәм итә.

Китапны бәлешкә тиңләр идем, дип чагыштыра Альфрит абый. Бәлешнең табасы, камыры, бәрәңге һәм ите булган кебек, китап та төрле мәгълүматлардан җыела. Дирбияне тәмле бәлеш итеп өлгертүче Ризидә Гасыймовага да сүз бирелде:

«Иң мөһиме – авылыбызның тарихы китап итеп тупланды. Нурисә апа белән эшләгәндә дулкынланган вакытларым күп булды. Шуларның берсенә генә тукталам. Китапта халык санын алу турында мәгълүматлар бар, анда Сәйдәш бабабызның алты айлык чагы теркәлгән. Ул инде гомер иткән, бу дөньяда күптән юк бит. Әле аннан соң ничә буын бабай яшәгән. Менә шуннан сискәнеп, уйланып куясың. Төрле планнар корып, мәңгегә килгән кебек йөрибез, ә гомер бик тиз үтә».
 
Һәркем авылның бер бизәген, аның күпмедер өлешен үзе белән бакыйлыкка алып китә. Шушы җирлектә тырышып хезмәт куеп мәңгелеккә күчкән механизаторлар, сыер савучылар, колхозчылар, паркта, клубта эшләүчеләр, укытучылар кичәдә якын итеп искә алынды, 33 ел гомерен колхоз рәисе вазыйфасына багышлаган, бүгенге көндә файдаланучы барлык объектларны төзеткән, халыкка социаль хезмәт күрсәтүгә, спортка, мәдәниятка, хуҗалыкка зур игътибар биргән, алдынгы карашлы шәхес Ясәви Фәйзиев белән бәйле кызыклы вакыйгалар хәтердә яңартылды.
 
Нурисә Бәдретдинова авылдашлары өчен тагын бер зур эш башкара: мәчеткә йөрүче Мөршидә Сафина, Розалия Зиннәтова, Мәдинә Муллиналар белән дин йорты стенасына уртак нәсел шәҗәрәсе эшләтеп куя. Аннан күренгәнчә, һәркем бер-берсенә туган.

«Элек ислам динендәгеләргә – җиде, галимнәргә тугыз буын нәселен белү мәҗбүри саналган. Нурисә апа архивлардан кайтарткан 1745, 1765 һәм 1834 елны халык санын исәп алу документларын, авылыбыз муллалары язган метрикәләрне, әтисе Бәдыгетдин Саттаровның документларын кулланып, бергәләп шәҗәрә төзедек», - диде гомер буе укытучы булып эшләгән Мөршидә Сафина.

«Ни күрсәк тә, ил белән...» китабы авыл халкын хатирәләргә бирелергә, балачакка әйләнеп килергә мәҗбүр итте. Ерак араларны якын итеп кайткан мәртәбәле кунаклар – Нократ Аланында яшәүче Фәния һәм Марсель Вәлиуллиннар, Миңнур Арсланова, Яр Чаллы шәһәреннән җырчы Марсилия (Елена Буханова), Казаннан Марс Гыйләҗев, Балтачтан Айгөл Җәләлова, шулай ук җирлегебездән Рашит Галимов, Фазыл Гадиев, Әлфия Газизуллина, «Тынгысыз йөрәкләр» ансамбленең моңлы җырлары, авыл җирлеге башлыгы Марат Зайнетдинов һәм башкаларның чыгышлары очрашуны тагын да җанландырып җибәрде.

«Нигезебез менә шушында иде, дип эзләүчеләр булса, китаптан карап, йорт-җирләренең урыннарын белә алалар. Әлеге китап һәм шәҗәрә авылдашларга бик зур истәлек булыр дип уйлыйм», - диде Нурисә апа, сүзен тәмамлап.

Әйе, бүгенге көн белән генә яшәп, киләчәккә барып булмый. Артыңа борылып, үзеңнең үткәнеңне барларга кирәк. Язмама Рәмзия Гасыймова-Гарифуллинаның туган авылы Кәркәүчкә багышлап язылган шигырь юллары белән нокта куясым килә:

Туган җирең әнкәң кебек бит ул,
Колач җәеп каршы ала да
Көч-дәрманын биреп
               озатып кала:
«Хәерле юл сиңа, и бала!»

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk