Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Коронавирустан препаратларны белгеч кенә билгеләргә тиеш

Күрше киңәше буенча препаратлар кабул итү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Татарстан Республикасында коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотикка, вируска каршы препаратка, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга сорау арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

«Коронавирустан дәваланганда кулланыла торган антибиотик, вируска каршы препарат, кан оешмасын өчен кулланыла торган даруларга ихтыяҗ арткан. Халык аларны күрше киңәше белән запаска алып куярга тырыша», — дип хәбәр итте Фәридә Яркәева. 

Запаска алып куясы түгел, препаратларны табиб кына билгеләргә тиеш, дип ачыклык кертте министр урынбасары. Күрше киңәше буенча препаратларны кабул итәргә ярамый, чөнки бу җитди нәтиҗәләргә һәм авыруны катлауландыруга китерергә мөмкин.

«Сезнең күршегезгә, туганыгызга һәм якыныгызга билгеләнгән дару башка пациент өчен бөтенләй туры килмәскә мөмкин, чөнки препаратларны авыруларны, яшьне һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып сайлыйлар. Шуңа күрә ихтыяҗ тудырырга кирәк түгел», — диде ул.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk