Кукмара районы прокуратурасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади эшләр конкурсы уза
Күргәзмәдә прокуратура хезмәткәрләренең балалары һәм район укучылары катнаша.
Ватанпәрвәрлек хисләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга хөрмәт тәрбияләү максатында, Кукмара районы прокуратурасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иҗади эшләр конкурсы уза.
«Күргәзмәдә прокуратура хезмәткәрләренең балалары һәм район укучылары катнаша. Ул яшь буында патриотлык хисе һәм Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде Кукмара районы прокуроры ярдәмчесе Камилә Фатыйхова.
Балаларның эшләрен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрәчәкләр, анда нәтиҗә ясалачак.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев