Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Бөтенроссия татар эшмәкәрләре килде

Алар биш төркемгә бүленеп, авыл җирлекләрендә һәм Кукмарада булдылар, мәгариф, мәдәният учреждениеләренең, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлекләре белән таныштылар.

XII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында бүген илнең төре төбәкләреннән килгән эшкәмәкәрләр Кукмарага килде. Алар биш төркемгә бүленеп, авыл җирлекләрендә һәм Кукмарада булдылар, мәгариф, мәдәният учреждениеләренең, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлекләре белән таныштылар. 

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре Кукмарага килде

Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге төркем капиталь төзекләндерелгән Югары Чура балалар бакчасына, «Монокорм» сөтчелек комплексына, Зур Сәрдек авыл җирлегендә эшләп килүче «Адай икмәге» икмәк пешерү цехына, «Кукмара сөте» комбинатына, Кукмара сәнәгать паркына керде. Оешма-предприятиеләрнең эшчәнлекләренә кунаклар тарафыннан югары бәя бирелде. 

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре Кукмарага килде

Очрашуның пленар өлеше район Мәдәният йортында узды. Чара концерт программасы белән төгәлләнде. 

Бөтенроссия татар эшмәкәрләре Кукмарага килде

Очрашу турындагы тулы язма белән «Хезмәт даны» газетасыннан танышып булачак.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk