Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Коммунист булып үләм...

    (Исемнәр үзгәртелде)

    Бишенче сыйныфны бетергән чагым иде. Барлык сыйныфташ малайлар да җәйгә эш эзлибез. 

    Закир абый мине үзенә комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә чакыргач, бик сөенеп риза булдым. Берәр айлап комбайнны ремонтлагач, кырга чыктык. Арыш уру бик җиңел түгел икән, калын басу булса, транспортер әйләнми башлый, “жатка”ның артына баскан көенчә, таяк белән егылган арышны кәшәлисең, кайбер вакытта көннәр буе кәшәләргә туры килә. Эш сәгате төнге 11дә бетә, иртәнге 2дә торып, тагын басуга юнәләсең.

    Ул көнне дә төнлә генә ятып, иртәнге сәгать икедә уянган идек. Йокыдан айныр-айнымас комбайнның подшипникларын майлыйм, двигателе эшләп утыра. Закир абый артта салам җыйгычта (копнитель) нәрсәдер шакылдый.

    Шул тавышлар арасыннан мин Закир абыйның “куш” дигән сүзен ишетеп алдым. “Куштым!” Комбайнның бөтен механизмнары дөбердәп эшли башлады. Шулчак арткы өлештә бомба шартладымыни, копнительгә нәрсәдер бик авыр әйбер килеп төште, кемдер бик каты кычкырып җибәрде. Артка борылып карасам, Закир абый ашыгып чыгып ята, беркайчан салмый торган бүреге каядыр төшеп калган, башындагы тугыз бөртек чәче үрә торган, кулында дүрт килограммлы чүкеч, үзе нәрсәдер кычкыра, сүгенә.

    Хәлем мөшкел икәнен бик тиз аңлап алдым, турыга йөгерсәм – егылмаган арыш басуы, арттан куып җитәчәк. Мин комбайн тирәли йөгерергә булдым (русча әйткәндә, “решил занять круговую оборону”).

    Комбайнны җиденче тапкыр әйләнгәндә икенче тын ачылып, җиңеләеп китте, арыш басуы тапталып, сукмак салынган иде инде. Закир абыйның кулы аргандыр, чүкечен селтәүдән туктады. Тугызынчы әйләнештә ул, арып, җиргә утырды, шактый ара калдырып, мин дә чабып китәргә әзер булып чүгәләдем. Бераз тын алгач, ул: “Үтерә идең бит”, - дип куйды.

    Комбайнның арткы өлешендә дүрт иләк бар, алар ашлыкны саламнан аералар, саламны копнительгә ташлыйлар. Закир абый, шуларның берсе өстенә ятып, чүкеч белән ремонтлаганда, мин “кушканмын”, ул 2,5-3 метр биеклектән тимер идәнгә килеп төшкән.

    Шул көнне Закир абый ашарга барып тормаска булды, миңа алып килеп кенә бирерсең, диде. Киеменең бөтен тишекләреннән күренеп торган ак күлмәк-ыштанын күрсәтәсе килмәгәндер инде.

    Икенче көнне ул башка киемнәр киеп килгән иде (Бикә апа киемнәрне ремонтлап булмасын аңлагандыр). Төшке ашны ашаганнан соң, Закир абый, гадәттәгечә: “Быел ач калабыз инде”, - диеп, 27 ел кигән, майланып беткән бүреген җиргә тотып бәрде. Көн дә сөйли торган нотыгын әйткәч, җирдә яткан бүреген какмыйча башына алып киде һәм, зур-зур атлап, комбайнга таба юнәлде.

    Без аның белән мин 10 сыйныфны бетереп, армиягә киткәнче, бергә эшләдек, аның беркайчан әлеге хәлне искә алганы булмады.

    30 елдан артык вакыт үтте. Башка өлкәләрдә эшләп, Казанга кайтып урнашкан идем инде. Закир абыйның аягына кергән инфекция көчәеп китеп, Казанда 5нче дәваханәдә ятканны белгәч, аның янына ашыктым. Анда бинаның яртысында ремонт бара иде. Закир абый 5-6 кешелек палатада ята. Ул хезмәт ветераны булганлыктан, мөдир белән сөйләшеп, ике кешелек палатага урнаштырдым.

    Реклама

    Икенче мәртәбә килгәч: “Монда бер районның мулласы бар, безгә кереп намаз укыгач, колакка шундый рәхәт икән”, - диде. Дин тотарга уйламыйсыңмы соң, дигән соравыма: “Мин гомер буе коммунист булдым, коммунист исемен сата алмыйм инде, коммунист булып үләм”, - дип җавап кайтарды.

    Берничә көннән хәл белергә барсам, палатагы тавыш... Закир абый белән икенче авыру посып утыра, бер әзмәвердәй ир-атны әнисе белән апасы тынычландырырга тырыша. Теге ир кабахәт сүзләр белән сүгенә.

    Дәваханәдә урыннар булмагач, шушы бәндәне палатага керткәннәрен аңлатты Закир абый. Ул, исерек көенчә урамда йоклап, аягын өшеткән икән. Мин ул әзмәверне чакырып чыгардым. Өстәлдән пычагын алып куймаса, пычак аның утыра торган йомшак җирендә булачагын, бу палатаның дүртенче катта икәнлеген, “ялгыш кына” егылып төшсә, бернинди табиблар да булыша алмаячагын әйттем. Ул мин әйткәннәрне бик тиз аңлап алды, өстәлдә торган пычагын тумбочкасына тыгып куйды да тартырга дип чыгып китте. Шул вакыт Закир абый: “Ай-яй, кыю син! Ничек курыкмадың аннан? Ул синең кадәр ике бит”, - диде.

    Мин бокс белән шөгыльләнгәнемне, студент чакта тулай торак белән рәттән урнашкан мәктәп бакчасында дзюдо алымнарына да бераз өйрәнгәнемне әйтеп тормадым. Ул вакытта каратэ, дзюдо секцияләре тыелган иде. Теге ир-атның әнисе белән апасы миңа рәхмәт укый башлады.

    Закир абыйның аягында гангрена башланып, аягын өч мәртәбә кистеләр, өченчесендә тездән астан кисәсен белгәч, бик төшенкелеккә бирелде. “Мин хәзер ауга да йөри алмыйм бит инде”, - дигәч, мин: “Закир абый, хәзер синең мылтык янында таягың да була. Мылтыктан атып тидерә алмасаң, таягыңны җибәрәсең”, - дигәч көлеп куйды. Аның күзләрендә тормышка өмет күрдем. “Камил, Балыклыга кайтсаң, безгә кермичә калма, минем бер шешә бик яхшы аракым бар, аны син кайтканчы саклармын”, - диде. Сөйләшкән саен шуны әйтә иде ул. Узган елны Закир абый 93 яшендә вафат булды.

    И Ходаем! Гомер буе коммунист булып яшәгән һәм коммунист булып үлгән, яшьләй улын югалткан, каршылыклы холыклы шушы бәндәңнең гөнаһларын кичерсәң иде. Әмин.

     

    Камил ЮНЫСОВ, 

    Казан-Балыклы-Казан

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: