«Көмеш яшь» волонтерлары хәрбиләргә булыша
«Көмеш яшь» волонтерлары челтәр үрү белән беррәттән өй токмачы әзерләү белән дә мәшгуль.
Килешерсез, илебездә барган вәзгыять күпләр тормышына зур үзгәрешләр кертте. Районыбызда һәм күп кенә авылларда яшәүчеләр үз теләкләре белән махсус хәрби операция зонасына, хәрбиләребезгә көчләреннән килгәнчә булышырга тырышалар.
«Көмеш яшь» волонтерларына йөрүчеләр шулай ук актив рәвештә һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер. Бүгенге көндә алар беренче мәртәбә маскировка челтәре үрәләр. Әлеге эшне башлау идеясен Владимир Аввакумов тәкъдим иткән. Шуннан соң социаль челтәрдәге материалларны укып, шулай ук тиешле видеоларны карагач, эшкә тотынганнар.
— Башлар алдыннан, әлбәттә, куркытты: булдыра алырбызмы, юкмы дип уйладык. Ләкин кызлар белән җыелып фикерләшкәннән соң, тырышып карарга булдык. Минем уйлавымча, безнең волонтерлар махсус хәрби операция зонасына ярдәм итүдә изге һәм кирәкле эш башкаралар, — диде «Көмеш яшь» волонтерлары җитәкчесе Нурия Закирова.
Кырда бу җайланма бүгенге көндә алыштыргысыз, чөнки алар ярдәмендә окопны гына түгел, хәрби техниканы да яшереп була. Аны үргәндә кулланыла торган тукыма кисәкләренә һәрбер хатын-кыз йорт һәм күңел җылысын салырга тырыша. Ә аларны биредә волонтерлар шулай ук үзләре әзерли. Моның өчен махсус яшел тукыманы иң элек тиешле үлчәмнәргә бүлеп кисәләр. Соңыннан һәрбер кисәккә ике яктан кайчы ярдәмендә кисемнәр ясыйлар. Һәммәсе барлык тырышлыкларын куеп тукыма кисәләр һәм челтәр үрәләр. Хатын-кызларның эш башкарганнарына карап, моның бернинди дә авырлыгы юк кебек.
Альбина (исеме үзгәртелде) ханымның улы узган елның сентябрендә хәрби бурычын үтәргә чакырыла. Ул билгеләп үткәнчә, баласы көнгә бер булса да хәбәргә чыгып, үзенең хәл-әхвәле белән уртаклаша икән.
— Аларга һәрвакыт гуманитар ярдәм килә, анысы өчен һәр кешегә дә зур рәхмәтемне белдерәм. Барысы да бар, ди ул. Зарланмый. Районыбыздан актив рәвештә булышалар, шулай ук үзем дә һәрвакыт посылка җибәреп торырга тырышам, — дип сөйләде хәрбинең әнисе.
«Көмеш яшь» волонтерлары челтәр үрү белән беррәттән өй токмачы әзерләү белән дә мәшгуль. Бу эшне Югары Арбаш мәдәният йортыннан күреп башларга уйлаганнар. Моның өчен бирегә махсус токмач кисү җайланмасын алып килгәннәр.
— Нурия Кәшифовна тәкъдим иткәч, беребез дә каршы килмәдек. Мин дә кичә кич өйдә токмач кистем. Биредәгеләренә өстәп, үземнекен дә җибәрәсем килә. Иң мөһиме: илләребезгә тынычлык килеп, егетләребез туган якларына исән-имин кайтып җитсеннәр иде, — дип, үз теләкләре белән уртаклашты Гадения Гайнетдинова.
«Көмеш яшь» волонтерлары билгеләп үткәнчә, токмачны тырыша алган кадәр күбрәк кисәчәкләр. Чөнки хәзерге вакытта көннәр салкын тора, һәм хәрбиләргә җылы ашау һәрвакыт кирәк булачак. Ә бу юлы әзерләнгән ярдәм шушы көннәрдә солдатларга махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев