«Колхоз, алга!» газетасы ни өчен «Большевик»ка әйләнгән?
Сезнең игътибарга район архивында сакланучы 1938 елгы газета төпләмәсенә кыскача күзәтүне дәвам итәбез.
Тарихи чыганакларга тап булып, кызыксынып кереп китсәң чыгармын, димә икән. Юбилеебыз уңаеннан атна саен элеккеге газета төпләмәләре белән таныштырып барырбыз, дигән идек. Чыннан да, алар үзенә тартып тора, шул заманның нинди сулыш белән яшәвен ачык күрсәтә. Сезнең игътибарга район архивында сакланучы 1938 елгы газета төпләмәсенә кыскача күзәтүне дәвам итәбез.
Газетаның 8 март саны бу юлы ни өчендер ике генә битле булып чыккан. Аның алдагы битенә зур хәрефләр белән: «Яшәсен Бөтендөнья хатын-кызлар көне — 8 Март», — дип язылган. Сул якта ике зур багана белән Иосиф Сталинның котлавы һәм совет хатын-кызлары турында төрле чыганаклардан бәяләмәләр дә урнашкан. Котлау икенче биттә дә дәвам итә. «Быел Советлар Союзының халкы 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнен чиксез зур уңышлар белән каршылады. Безнең илдә хатын-кызларның тулы тигез хокукта булулары социализмның бөек тарихи җиңүләреннән берсе булып тора», — дип башлана ул. Төпләмәләрне актарганда шунысы ачык күзгә чалына: газетада фоторәсемнәр бик сирәк куелган. Ә менә бәйрәм уңаеннан хатын-кызларны хөрмәтләп урнаштырылган коллажның (берничә рәсемне бер фотога туплау) эчтәлеге, бер гасырга якын гомер үтүгә карамастан, бүгенге заман хатын-кызларының да яшәешенә туры килә.
Шушы ук санда Нормабаш авылы «Берлек» колхозы председателе Мөгыйнованың «Колхозым һәм үзем турында» дигән язмасы бирелгән. «Мин колхоз төзелгәч тә рядовой колхозчы булып эшләдем. Яхшы эшләвем өчен колхоз правлениесе мине бригадир дәрәҗәсенә күтәрде. Мин үземне тагын да яхшырттым. Минем бригадам барлык эшләр буенча да һәр ел беренче урынны тотып килде. Колхоз правлениесе минем үземә югары бәя бирде. Мине колхоз председателе әзерләү курсына җибәрде. Курсны яхшы билгеләренә тәмамлап кайттым. Хәзер мин колхоз председателе булып эшлим», — дип башлана. «Чәчүлек орлыклар тулысынча сайланган һәм чистартылган. Язгы чәчүгә кирәк булган барлык инвентарларьга ремонт ясалган», — дигән җөмләләр дә бар.
12 март санында ССР Союзы Прокуроры А. Вышинский гаепләмәсе, 24 мартта ВЛКСМ Үзәк комитеты Пленумы карарлары бирелгән. Өендә яки эш урынына килгән газетада «табак-табак» чыккан әлеге язмаларны хәрефләп укучыга алай ук авыр булмаса да, көне-төне эшләп, гаиләсе янына да кайта алмаган типография һәм редакция хезмәткәрләренең никадәр хезмәт куюлары шаккатмалы.
Төпләмәдәге «Колхозчыларның вкладлары» дигән кечкенә генә язма бер генә җөмләдән тора: «Дәүләт саклык кассасының Кукмара бүлегендә колхозчыларның 26900 сум акчалары саклана. Әхәт», — диелгән анда. Колхозларда доходларның дөрес бүленмәве турында ССР Союзы халык комиссарлары советы һәм ВКР(в) Үзәк комитеты карары да газетада шактый урын алган.
23 апрельдә исә 1938 елның 1 маена лозунглар да зур күләмле. 5 майда «Матбугат көне» дигән язма да күңелгә ошады. Газетада 29 октябрь санында зур үзгәреш була: республикада «Колхоз, алга!» исемле ике газета булганлыктан, безнең газетаның исеме "Большевик"ка алыштырыла.
Фотода: Район газетасының 1938 ел, 29 октябрь санының беренче бите. Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев