Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Күкшелдә җәйге укылар оештырылды

Әлеге укулар теләге булган кече һәм урта яшьтәге балалар өчен иде.

Күкшел авылы мәчетендә быел икенче тапкыр балалар өчен җәйге укулар оештырылды. Мәчетебез имамы Рамил хәзрәт Садыйков, балаларның әлеге хыялын тормышка ашырып, аларга дин дәресләре укыту белән беррәттән, ял итеп алу мөмкинлеге дә бирде.

Укуларның максаты – ислам нигезләре белән таныштыру һәм дини-әхлакый тәрбия бирү. Мәчеткә йөрүче кызлар Сәүдәт абыстай Гыймадиева карамагына тапшырылса, малайлар белән “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкерте Инсаф Хаҗиев шөгыльләнде. Сәүдәт абыстай укучыларына барлык уңайлыклар тудырды, алар да дәресләргә бик яратып йөрделәр. Иртәнге сәгать тугызда җыйналгач, Сәүдәт абыстай иң элек укучыларны дин дәресләренә төшендерде, әхлак тәрбиясе бирүне бурыч итеп куеп, вәгазьләр сөйләде.

Әлеге укулар теләге булган кече һәм урта яшьтәге балалар өчен иде. Иң гаҗәбе шул: мәчеткә йөрүчеләр арасында авыл балалары гына түгел, ә әби-бабай янына җәйге каникулларга кайткан шәһәр балалары да бик күп булды. 5 бала гына йөрсә дә – эшләячәк, дигән укуларыбыз үз эченә 60 баланы җыйды.

Мин үзем, башлангыч сыйныф укытучысы буларак, укучыларга төрле уеннар, конкурслар, дини табышмакларга җаваплар табуны оештырдым. Балалар берсе дә югалып калмыйча, төгәл җавап биреп бардылар. Укулар һәм уеннардан соң чәй табыны әзерләнгән иде. Өстәл яныннан кузгалып китәр вакыт җиткәч, балалар табын догасын укып таралышты.

Мәчеттәге җәйге укулар быел югары дәрәҗәдә үтте. Укучыларның догаларны, сүрәләрне ялгышмыйча яттан сөйләп күрсәтүләре эшчәнлегебезне уңай яктан бәяли. Мәчеттәге укулар үз ишекләрен ябу уңаеннан, дин дәресләрен алучыларга тәм-томнар һәм мәктәп кирәк-яраклары салынган пакет әзерләнгән иде. Балалар, абый-апаларына олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, киләсе елда да монда киләчәкләрен бәян итеп, яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

Ә мин, үз чиратымда, аларның хис-кичерешләре белән уртаклаштым.

Булат Кротов: “Мин авылга әбиләргә кунакка кайткан җирдән килдем. Бөтен нәрсә дә, уеннар да әйбәт оештырылган. Иң истә калганы - догалар укырга өйрәнүем”.
Инзилә Хәлиуллина: “Мәчеттәге дәресләр күңелемә хуш килде. Монда тәмле итеп ашаталар да. Иң шәбе - яңа дуслар таптым”.
Зилия Йөзмиева: “Миңа монда Коръән уку, догалар өйрәнү, вәгазьләр тыңлау ошады”.

Мәчеттә җәйге укуларны оештыручыларга, тәм-томнар белән һәрдаим сыйлап торучыларга һәм башка төрле ярдәм күрсәтүче авылдашларга зур ихтирамыбызны белдерәбез.

Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев