Хезмәт даны

Кукмара районы

Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Күкшел авылыннан Илфрүзә Мөхетдинова: Ни дисәң дә, балалар яратам инде мин, савап та булсын, димен

Ул  үзенең улы һәм кызы янына  дүрт бала алып үстергән, аларны олы тормыш юлына очырып, тагын өч сабыйны киң канаты астына сыендырган.

Авыл. Инеш буе. Җитеш, матур йорт. Ә өй эче тулы бала-чага... Күкшел авылыннан Мөхетдиновларның гаиләсе турында сөйләшкәндә күз алдына менә шундый якты, тере картина күз алдына килә. Чөнки балалар, оныклар кайтканда, аларның йортлары гөрләп тора.

Алар барысы да үзебезнекеләр

Илфрүзә апа Мөхетдинова кебек йөзеннән нур, җылылык бөркелеп торучы киң күңелле, олы йөрәкле, бала җанлы кешеләр арабызда сирәктер. Ул  үзенең улы һәм кызы янына  дүрт бала алып үстергән, аларны олы тормыш юлына очырып, тагын өч сабыйны киң канаты астына сыендырган.

- Чыгышым белән Чишмәбаш авылыннан мин. 1990 елда Фәнил белән гаилә кордык, улыбыз  Илфат, кызыбыз Фәнүзә туды. Сәламәтлегем аркасында башка бала алып кайту насыйп булмады. Телевизордан балалар йортларындагы сабыйларны күреп, үзәгем өзелә иде. Каралты-кура иркен, мунча ягабыз, казан тутырык суы әрәм кала. Эх, шул балаларны юындырыр идем дип уйлый идем. Шуннан соң тәрбиягә бала алу теләге туды, бер кыз турында хыялландым, бу турыда ирем белән дә уртаклаштым, ул каршы килмәде, - диде Илфрүзә апа, хатирәләрен яңартып. - Балаларны Яшел Үзәннән алып кайттык. Гомеремдә бер тапкыр да ул якларга барганым юк, адресны учыма йомарлап, автобуска утырдым да киттем. Әллә Мәчкәрәгә генә барып киләммени?! Көч-хәл белән эзләп таптым. Директор балаларны кабинетына чакырып китергәч, карап та тормадым. Аларны инде күңелемдә үземнекеләр иде.

Шулай итеп, 2008 елда Мөхетдиновлар гаиләсе дүрт балага ишәеп, тулыланып китә: өч кыз һәм бер малай - бертуганнарны аерасылары килми. Иң олысына 12 яшь, ә иң кечесе дүрт яшь ярымлык, урындыкка да утыра алмый торган, бик ябык, кечкенә була. 

- Казанга кайтып җитү белән балаларны кафега алып кереп ашаттык, аннан базардан төргәк-төргәк кием алдык. И-и-и, ул вакыттагы күңеллелекләр... Авылга кайткач, урамдагы басмадан чыкканны күргән күршеләр бер гаилә чегәннәр килә дип уйлаганнар икән, - дип елмая әңгәмәдәшем. – Сабыйлар белән йортыбыз тагын да ямьләнеп, матурланып китте. Ни дисәң дә, балалар яратам инде мин, савап та булсын, димен. Ирем дә балаларны бик җылы кабул итте. Алардан башка өстәл янына утырып, чәй дә эчми иде. “Берсе булса да кайтсын инде, алар белән күңелле бит, алар белән тәмле бит чәй”, - дип, тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, балаларны көтә иде. Өйдәге зал бүлмәсен дә бүлдертмәде, кызларны шушында никах укытып кияүгә бирәсебез бар, бирнәгә челтәрләрне дә төргәк-төргәк алырбыз инде, ди торган иде. Үз балаларыбыз шикелле булдылар, берсен дә аермадык. Өйгә кеше килсә дә, боларның кайсы үзегезнеке соң дип сорыйлар иде. Илфат белән Фәнүзә дә сабыйларны яратты. Ул вакытта Илфат Янилдә укый иде. Ялдан соң укырга киткәндә: “Әни, берсен дә аера күрмә, яме, барысы да үзебезгә охшаган, барысы да - үзебезнекеләр”, - диде. 

Балалар да яңа гаиләне бик тиз үз итә, “әни”, “әти” дип өзелеп торалар. Бервакыт бакчада эшләгәндә иң олысы Алинә: “Әни, мин мондый да тормыш буладыр дип уйламаган идем”, - ди. Бу сүзләрдән Илфрүзә апаның йөрәге чемердәп куя, тамагына төер утыра.

Тик гаилә башлыгы Фәнил абыйга гына бу рәхәтлекне, “байлыкны” озак тоярга насыйп булмый: 2012 елда ул каты авырудан соң бакыйлыкка күчә. Әтиләре булмагач, тәрбиягә алган балаларны алып китмәсләрме дигән куркыныч уй болай да авыр хәлдә калган гаиләнең шактый төннәрен йокысыз итә, хафага сала. Безне алып китәрләр дип, балалар кычкырып  елый. Мин сезне беркемгә дә бирмим дип, әниләре чак тынычландыра. 

Хәзер алар зурлар инде, һәрберсенең үз тормышы. Кызлар районның опека һәм попечительлек үзәге ярдәме белән фатирлы булган. Алинә белән Вәсилә тормышка чыгып, Нократ Аланында, Кукмарада гомер итәләр. Камилә шулай ук Кукмарага урнашкан. Ә Салават Кукмара аграр көллиятендә белем ала, аны тәмамлаганнан соң армиягә барырга җыена.  

- Безнең Салават искиткеч олы йөрәкле, нечкә күңелле, ярдәмчел бала булды. Кечкенә чагында да әни, мин синең яныңнан беркая да китмим, ташламыйм, килен алып кайтам, ди торган иде. Әле дә миңа чәйләр ясап бирә, үзенең эчәсе килмәсә дә, янымда утырып тора. Кунаклар килсә дә, өстәл әзерләп чакыра. Бик кайгыртучан, күз тимәсен, бәхете булсын. Сиңа ярдәм итәргә яныңда  Салават бар дип, улым Илфат та тынычлап тора. Алар үзара гел телефоннан да шалтыратышалар, бөтен эшне киңәшләшеп башкаралар, бертуганнар арасында да бу кадәр якынлык булмас, - диде әни кеше. – Балаларга унсигез яшьләре тулганнан соң, әти-әниләре янына алып бардык. Шундый матур, җиләк кебек ул-кызларын күргәч, әни кешегә шок булды. Тик балаларда кызыксыну барлыкка килмәде. Тагын шунысын да әйтик: балалар безнең Мөхетдинов фамилиясен һәм Фәнил әтиләренең исемен алдылар.

Әни, безне кайчан килеп аласың?

Илфрүзә апа бу балаларын олы тормыш юлына озатканнан соң, тәрбиягә бер малай алган. Өч ел бергә яшәгәч, аның әнисе, ана хокукларын торгызып, баласын үзенә кайтарган. Ике гаилә әле дә аралашып тора. “Баланы кире алган вакытта судта каршы килмәдем. Ничек улы белән әнисенең кушына тоткарлык күрсәтим инде”, - диде ул. Ә хәзерге вакытта Илфрүзә апаның канаты астына елышып утырган сабыйларны ул  Питрәч районыннан алып кайткан. 

Реклама

- Алмаз, Диләрә, Алинә - өч бертуган. Алар гаиләгә 2021 елның декабрь аенда  кушылды. Беренче тапкыр очрашканнан соң ук алар миңа “әни” дип эндәште, монда кайтканчы телефоннан аралашып тордык. Алмаз бигрәк тә көн саен: “Әни, син безне кайчан килеп аласың инде?” – дип өзгәләнде. Хәзер әкренләп бер-беребезгә ияләнәбез. Алар мине – русчага, мин татарчага өйрәтәм, - диде әңгәмәдәшем. 

Алмаз – тугызынчы, Диләрә бишенче сыйныфка бара, алар Мәчкәрәдәге коррекция мәктәбендә укый, ә Алинә - өченче сыйныф укучысы, ул Мәчкәрә урта мәктәбендә белем ала. Өчесе дә бик тырышлар, математика фәнен ярата, һәрберсенең рәсем ясау, акробатика, конкур һәм башка төрле кызыксынулары бар. Балалар тиз арада үзләренең шөгыльләрен күрсәтергә ашыкты: турникта күтәрелделәр, шпагатка төштеләр, рәсем ясадылар...

- Безнең бассейн бар, көн саен анда су коенабыз, уенчыкларыбыз бик күп, алар белән уйныйбыз. Шул ук вакытта әнигә дә ярдәм итәбез, - диде балалар. 

- Булышалар, - дип елмая Илфрүзә апа. – Балаларны эшкә өйрәтеп үстерергә тырышам. Җәй буе яшелчәләргә су сиптеләр. Илфат абыйлары, уңайлы булсын дип, ике шланг көйләп бирде. Суган, сарымсакларны бергә җыеп алдык, өйдә дә тәртипне карап тоталар. Кыярларны да алар җыеп кертеп бирә, мин тозлыйм, компотларны да шулай ук. Кызлары гел янымда. Шушы көннәрдә лагерьга китәчәкләр, алардан башка ничек торырмын инде дип борчылам. 

Кечкенә балалар бит әле алар шук, шаян да була, кайвакыт сүзне дә тыңлыйсылары килми. Ә менә шул вакытта тәрбиягә алган балалар белән үзеңне ничек тотарга кирәк икән, чөнки аларның күңелләре болай да яралы бит.

- Балалар башта бик кире иде. Алмаз мәктәпкә ияләнә алмыйча, бармыйм дип үзәккә үтте, хәзер, Аллага шөкер, бар да яхшы. Бала-чага бит, төрле вакытлары була: талашалар да, сугышлар да. Шундый минутларда үземә психолог, тәрбияче, табиб, тагын әллә нинди һөнәр ияләре булырга туры килә, - диде әңгәмәдәшем. – Балаларны алырга баргач, коррекция мәктәбенә йөриселәре була, курыкмыйсызмы дип кызыксындылар. Юк, дидем. Мәчкәрәдәге коррекция мәктәбендә искиткеч белемле, үз эшенең осталары булган педагоглар  эшли, алар - көчле психологлар да. Анда тәрбия алгы планга куелган, балаларны олы тормыш юлына әзерләп чыгаралар. 

Илфрүзә апа олы мал тотмый, ә менә кош-кортны күпләп асрый. Икешәр партия чеби алып үстерә, 50 казы бар. Балаларым күп бит, барысына да өлеш чыгарасым, барысын да сыйлыйсым килә, ди ул. 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев