Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган кичә булды

Анда әфган сугышы ветераны Ильяс Шакиров чакырылды

Балалар китапханәсендә күппрофильле лицейның 7в сыйныф укучылары белән совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган “Үткән еллар хәтере” дигән хәтер дәресе узды. Чарага Әфган сугышы ветераны Ильяс Шакиров чакырылды. Китапханәче Алсу Баһавиева балаларга Әфган сугышы башлануының сәбәпләре, чит җирләрдә башларын салган якташ солдатлар турында сөйләде. Укучылар Ильяс Мансур улының Әфганстандагы хезмәте, андагы авыр шартлар, солдатларның һәм офицерларның үзара хезмәттәшлеге, сугыш барышы турында игътибар белән тыңлады, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әфган сугышыннан кайтмаган барлык сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X