Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә сезне кызыклы китаплар көтә!

Матур әдәбиятны яраткан райондашларыбыз игътибарына Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган түбәндәге китапларын тәкъдим итәбез

Район үзәк китапханәсенә кайткан яңа китаплар белән укучылар кызыксынып тора. Матур әдәбиятны яраткан райондашларыбыз игътибарына Роберт Миңнуллинның балалар өчен язылган түбәндәге китапларын тәкъдим итәбез: “Мөгезборын белән озынборын”, “Кунакка килегез”, “Алма бабай”, “Җәйнең яшел аты”, “Күчтәнәч”, “Әни мин көчек күрдем” һәм башкалар.

Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. Роберт Миңнуллин шигырьләре балаларны акыллы, тәртипле, юмарт булырга, туганлыкның кадерен белергә өйрәтә, Туган җиргә мәхәббәт, ата-анага хөрмәт тәрбияли. Авторның геройлары- гади авыл балалары. Алар табигать кочагында төрле маҗараларга юлыга, дуслар таба, саранлык, ялган кебек төшенчәләр белән очраша, кыенлыклар аша тәрбия ала.

Китап яратучы дуслар, бу басмалар да сезнең күңелегездә урын алыр дип ышанабыз. Сезне китапханәләребездә көтеп калабыз.

Резидә Нотфуллина, китаплар эшкәртү бүлеге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X