Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Китапханәдә гимназия укучылары өчен дәрес үткәрелде

Китапханә дәресе Мәдәни көндәлекләренә билгеләнде

Балалар китапханәчесе Алсу Баһавиева Кукмара гимназиясе укучылары өчен “Китапханә - синең дусларың йорты” дигән дәрес уздырды. Балалар китап тарихы, абонемент, уку залы, каталог кебек төшенчәләр белән таныштылар. Китапханәдә үзеңне тоту, китапка сак караш, китапны ничек дөрес куллану кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Презентация ярдәмендә табышмаклар, әкият геройлары темасына төзелгән кроссворд чиштеләр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, балалар өчен язылган китап-журналлар, мультфильм карадылар. Дәрес ахырында балалар өйдә укырга китаплар алды. Китапханә дәресе Мәдәни көндәлекләренә билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk