Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Киләсе елда Татарстанда уртача хезмәт хакы күпмегә артачагы билгеле

2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән.

2019 елда хезмәт хакы фонды 105,6-106,8 процентка артыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында 2019 елга, 2020-2021 еллар план чорына бюджет турында закон проектын карау барышында Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән. Гадәттәгечә, файдалы казылмалар чыгару, мәдәният, спорт, электр энергиясе белән тәэминат, мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармакларында хезмәт хакы иң югарысы.

2019 елга бюджет сәясәтенең төп юнәлешләренең берсе – РФ Президенты Указларын тормышка ашыру кысаларында, бюджет өлкәсендәге аерым категория гражданнарның хезмәт хакын ел саен арттыру. 2019 елның 1 октябреннән бюджет өлкәсенең аерым категория хезмәткәрләрнең эш хакы 4,3 процентка, 2020 елның 1 октябреннән 3,8 процентка, 2021 елның 1 октябреннән 4 процентка күбрәк булыр дип көтелә.

Олег Пелевин сүзләренчә, эшсезлек элеккечә чагыштырмача түбән дәрәҗәдә. Быел август азагына 10,3 мең эшсез кеше теркәлгән. Эшсезләр саны эшче көчтән 0,7 проценттан артмас, дип фаразлана.

2019 елга консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше - 271,5 млрд сум, чыгым өлеше 275,6 млрд сум булачак. Дефицит – 4,1 млрд сум. Республика бюджеты 228,2 млрд сум керем алып, чыгымнар 232,3 млрд сум булачак. Дефицит, шулай ук, 4,1 млрд сум. Белгечләр дефицитның ел башына калдыклар хисабына балансланачагын әйтте.

2020 елга фараз түбәндәгечә: консолидацияләнгән бюджетта керемнәр – 270 млрд, чыгымнар 274,6 млрд сум, бюджет кытлыгы 4,8 млрд сум. 2021 елда консолидацияләнгән бюджетта керемнәр 277,6 млрд сум, чыгымнар 282,9 млрд сум, дефицит 5,3 млрд сум. Татарстан бюджетында керемнәр 232,1 млрд сум, чыгымнар 237,4 млрд сум.

Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында катнашучылар бюджет турында закон проектын беренче укылышка әзерләде.

“Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ялган 15 меннэн артканы юк

    erid: 2VtzqxWHLUk