Килен-кайнана сере: «Җылы сүздән дә тәмлерәк берни юк»
Югары Арбаш авылында бик матур гаилә яши. Нәрсәдә соң аларның матурлыгы, диярсез?! Барлык калган сыйфатларны читкә куеп, килен белән кайнана арасындагы җылы мөнәсәбәтләрдә, дияр идем мин. Гөлсинә һәм Равия Хановалар 29 ел инде бер-берсенә әни-кыз, сердәшче булып гомер итә.
Гөлсинә апа белән Хәниф абый Хановлар икесе дә шушы авылда туып-үскәннәр, тормыш корып, ике балага гомер биргәннәр. Киләсе елга аларның бергә гомер итүләренә 55 ел була икән. Ә уллары Салават һәм киленнәре Равиянең бергә гомер итүләренә 30 ел тула.
«Тормыш иптәшем белән гаилә коруыбыз бик кызыклы килеп чыкты, күрәсең, язмышым шул булгандыр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 16 яшь вакытта, зур акча эшләргә дип, туганнарым янына Казахстанга киттем. Анда өч ел кибеттә хезмәт куйдым. Бервакыт вакытлыча ялдан соң Казахстанга китәргә тиеш идем, әмма Ныртыда Сабантуй булганга, сәфәремне кичектерергә туры килде. Кызлар белән Сабантуйга барырга чыктык. Ә Хәниф иптәш малае белән, безне утыртмыйча, машинада узып китте. Нәкъ шул көнне мин аларга килен булып төштем. Ул чакта кич белән уенлыклар оештырыла иде. Күршем Дәүләтгәрәй белән кайтырга чыктык. Ә Хәниф үзенең дуслары белән килеп, мине алып кайтып китте. Аллага шөкер, зарланмыйм, язмыш барысын да үзенчә хәл итте», — дип башлады сүзен Гөлсинә апа.
Хановлар ике балага гомер бирәләр. Кызганыч, кызлары эпилепсия авырулы булып туа, ул 23 яшенә җитеп вафат була. Алда әйтелгәнчә, бүгенге көндә өлкәннәр уллары Салават һәм киленнәре Равия белән тыныч картлык кичерә. Гөлсинә апа 2023 елда Кукмара мәдрәсәсендә укый, ул авылда хөрмәтле абыстай булып тора. Аннан үрнәк алып, гаиләдә башкалар да дин юлына басканнар, биш вакыт намазларын калдырмыйлар. Хәтта кечкенә оныкчык та өлкәннәрне кабатларга тырыша.
«Удмуртиянең Воткинск шәһәрендә гомер иттек. Эшебез дә, торыр урыныбыз да бик әйбәт иде. Мин — кибеттә, ирем нефть разведкасында хезмәт куйдык. Әмма кызыбызның шәһәр йортында яшисе килмәде, әбиләренә кунакка кайткач, агач йортта торам дип китәргә теләмәде. Салават исә әтисе сүзеннән чыкмады, югыйсә, аңа шәһәр тормышы ошый иде. „Улым, авыру бала синең өстә калачак, бездән соң аны караучы кеше булмый. Ике җирдә ике казан асмыйк, кайтасың“, — диде. 1995 елны авылга кайтып урнаштык. Югары һәм Түбән Арбашта кибетче, совхозда икътисадчы, склад мөдире булып хезмәт куйдым, тормыш иптәшем дә шунда эшләде», — дип сөйләде Гөлсинә апа.
Салават абый бик акыллы, төпле фикерле булып үсә. Килен белән кайнананың килешеп яшәвендә аның да өлеше зур, диделәр.
«Улыма бик рәхмәтле. Тормышта ялгышлыклар булмый калмый. Һәр кешенең үз холык-фигыле бар. Армиядән кайткач, сеңлесен карарга уңайлы булсын өчен, аны үземнең янга йөк төяүче итеп урнаштырдым. Ул бервакытта да каршы килмәде, килен белән икебезнең арада сүз йөртмәде, бер-беребезне хурламады. Киленем дә бик әйбәт. Ул бу йортка аяк басканнан бирле әниле-кызлы булып гомер итәбез. Җылы сүздән дә тәмлерәк берни юк. Бөтен эшне килешеп башкарабыз. Ашарга пешергәндә беребез бәрәңге әрчесә, икенчебез турый тора. Ир-атлар да читтә калмый. Шулай күңелле бит. Гаиләдә тынычлык булсын өчен, юл куя белү һәм сабырлык кирәк, проблемаларны уртага салып сөйләшү, фикерләшү дә зур ярдәм итә. Әз генә үпкәләгән, борчылган вакытта кулыңа Коръән китабы алсаң, җиңеллек килә», — диде өлкән хуҗабикә.
Равия апа да шушы авылда туып-үскән. Лаештагы авыл хуҗалыгы техникумында ике ел белем алган, шул елларны алар Салават абый белән очраша башлаганнар.
«Бер күрүдә гашыйк булу, диләр бит. Бу нәкъ минем очракка туры киләдер. Техникумда укыган вакытта ялга кайтканда кич чыга, шунда клубның бер почмагына утырып, Салаватны күзәтә идем. Ул чакта алар Арбашта яшәмиләр, авылга кунакка гына кайталар иде. Аның белән аралашмасак та, яраткан кешемнең барлыгына риза, шат идем. Бервакыт биергә чакыруы көтелмәгән хәл һәм бик зур бәхет булды. Шулай очраша башладык. Ул кул сорагач, башта карыштым, аннары: „Мин Кукмарага китәм, әниеңнәр безгә килсеннәр“, — дидем, шулай итеп, ризалык биргәнемне сизми дә калдым. Әлеге йортка килен булып төшү зур сөенеч иде. Яшь чакта өйләнешүне күңелле хәл итеп кабул итәсең, әмма күпмедер вакыттан соң туган йортны сагыну биләп ала. Ә инде күпмедер гомер итеп, балалар тугач, туган йорттан бигрәк, тизрәк ирең, балаларың янына кайтасы килү теләге туа. Хәзер йортың шушы икәнен бөтен җаның-тәнең белән кабул итәсең. Аллага шөкер, бүгенге көндә мин бик бәхетле. Ирем белән ике бала тәрбияләп үстердек, ике оныгыбыз бар. Шушы көнгә хәтле төп нигездә әти-әни белән бик матур гомер итәбез. Талашып, тарткалашып, үпкәләшеп йөргәнебез юк», — диде ул.
Салават абый Равия апа өчен, чын мәгънәсендә, тормыш юлдашы. Алар барлык эшне бергә башкаралар, ир-атныкы яки хатын-кызныкына аеру юк.
«Ирем — бик ярдәмчел, нык терәк ул миңа. Кая, нинди эш буенча барсам да, Салаватны үзем белән чакыра идем, чөнки ул янымда басып кына торса да, күңелемә тыныч. Ә кайнанам миңа икенче әни кебек, ул — иң яхшысы. Аның күңеле чиста, кешеләргә яхшылык эшләргә генә тырыша. Әти белән алар — безгә зур ярдәмче, эштән кайтышыбызга ризык әзер, балалар караулы булды. Алардан үрнәк алып яшибез, киләчәктә үзебезгә дә шундый кайнана, кайната булырга язсын», — диде Равия апа.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев