Кичә Чаллы-Сарман юлының 9нчы чакрымында фаҗигале юл һәлакәте булган
Татарстанда җиңел машина җәяүлеләр юлында хатын-кызны таптаткан, аннары җәяүле өстеннән икенче автомобиль чыгып киткән.
«Кичә 19.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Сарман юлында 14 нче модельле «Лада» автомобиле башка машинаны узып киткәндә, җәяүлеләр юлында хатын-кызга юл бирмәде һәм аны таптатты. Аннары аның өстеннән башка автомобиль чыгып китте», – дип сөйләгән фаҗига шаһитлары.
Хатын-кыз имгәнүләрдән һәлакәт урынында ук үлгән.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/06/189363/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев