Янгын Вахитов урамындагы шәхси секторда чыккан.
Бүген кич белән Кукмарада янгын сүндерүчеләр утын складында чыккан утны сүндерәләр. Бу хакта Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

Бүген, 1 июль көнне, 17.30 сәгатьтә, Глонасс-112 системасы буенча 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара шәһәренең Вахитов урамында торак йорт януы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, шәхси секторда 3 квадрат метр мәйданда утын склады януы ачыклана, утның гаражга таралу куркынычы була.

Янгын нәтиҗәсендә 3 квадрат метр мәйданыда утын склады яна.

фото: Кукмараның 117нче янгын сүндерү-коткару частеннән
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев