Кибеттә булган хәл
Кибетләргә кергәч, товарларның муллыгына, төрлелегенә шаккатып торасың. Күзең төшкән ризыкларны, акчаң җитмәсә, бер-ике данә үлчәтеп алырга була. Яшелчә, җиләк-җимешләрне үзең сайлау мөмкинлеге дә бар.
Кибетләргә кергәч, товарларның муллыгына, төрлелегенә шаккатып торасың. Күзең төшкән ризыкларны, акчаң җитмәсә, бер-ике данә үлчәтеп алырга була. Яшелчә, җиләк-җимешләрне үзең сайлау мөмкинлеге дә бар.
Шушындый зур, иркен кибетләрдә йөргәндә элек авылдагы бердәнбер райпо кибете искә төшә. Атнага бер тапкыр ипи кайтыр, аны халык чират торып, сатучы бүлгән күләмдә генә алыр иде. Күп вакыт бер гаиләгә ике ипи тия, өчәү эләксә, бу инде – зур бәхет. Алган товарыңа өстәп, һәрвакыт бозыла башлаган яки куллану срогы чыккан берәр әйбер өстәп бирәләр. Йә ул чери башлаган килька балыгы була, йә шиңгән алма, каткан карамель...
Ирләр аны күп вакыт кибет артында ук ташлап калдыралар иде.
Авылыбыз кибетендә сүзгә оста, зәһәр холыклы бер ханым сатучы булып эшләде. Берәр продукциясе бозыла башласа, аны бик оста итеп сатып алучыларга таратып бетерер иде. Берәү дә каршы килә алмый, килеп кара – атнага бер кайткан ипидән колак кагарсың! Товар бәясеннән артып калган акчаны кайтарып та мәшәкатьләнми, шул хисапка шырпы, дәфтәр кебек вак-төякләр биреп җибәрә. Мөгаен, аның сату планы һәрвакыт югары процентлар белән үтәлеп баргандыр.
Шулай көннәрнең берсендә кибеткә җәйге каникулларда шәһәрдән әбисенә кунакка кайткан 10-12 яшьлек Эльмира исемле бер кыз килә. Учына йомарлап тоткан бер тәңкәсен сузып, әбисе кушып җибәргән азык-төлекләрне сорый (бер сум акчага күп әйбер тия иде элек). Сатучы ул әйткән ризыкларны каршысына тезеп куя, бәясен исәпләгәч, кайтарып бирәсе тиеннәр хисабына шырпы, бер алма, бер-ике конфет суза.
- Сдачага бирергә вак акчам юк, менә болары шуның өчен, әбиеңә әйтерсең, - дип тә өсти.
Кыз ашыкмый гына товарны сумкасына тутыра, шырпы-алманы да шунда чумдыра. Аннан сатучыга күтәрелеп карый да:
- Ә сдача? – дип сорап куя.
Сатучының яшел күзләре ачудан сорыланып китә, алай да түземлеген җыеп, җавап кайтара:
- Соң, балакаем, әйтеп торам бит: сдачага бирергә вак акчам юк, шуның өчен шырпы, алма бирдем, диеп. Һәр кешегә тиеннәр өләшергә минем арттагы складымда вак акча баса торган станогым юк бит!
Аның авыз йомганын сабыр гына көтеп торган кыз гаҗәеп тыныч тавыш белән янә сорап куя:
- Ә сдача?
Сатучының ачудан борын тишекләре киңәя.
- Татарча әйткәнне аңлыйсыңмы соң син? – ди ул, тавышын күтәреп.
- Аңлыйм.
- Аңласаң, тагын бер кат кабатлыйм: сдача өчен шырпы, алма бирдем, вак акчам юк, аңлыйсыңмы, юуук! Юууук!
Аның зурайган бәбәкләрен күреп, Эльмираның бер дә исе китми, аның үз туксаны туксан:
- Ә сдача?
Буйга бер метр да 50 сантиметр булган апабыз шар кебек кабара, иңе-буе бер үлчәмгә әверелә (чиратта көлеп торган авылдашлар алдында авторитет төшә бит!). Ярсып, кулына кәгазь алып, кыз алган товарларның, сдачага бирелгән әйберләрнең бәясен яза да Эльмирага тоттыра.
- Бар, кайт, кәгазьне әбиеңә бирерсең!
Кыз кәгазь кисәген тыныч кына кесәсенә салып куя да, янә сатучыга карап:
- Ә сдача? - дип кабатлый.
Сатучыга аның кулыннан сумканы тартып алып, аннан сдачага тигән шырпы, алманы эзләп табып, вак акча бирүдән башка чара калмый. Мескеннең куллары дерелди, маңгаена вак тир тамчылары бәреп чыга. Бөтен авыл халкын усаллыгы, чагып ала торган зәһәр теле белән дер калтыратып торган Җәмиләттәй ул көнне шушы кечкенә кыздан җиңелергә – 45 яшенә җитеп, беренче тапкыр! - мәҗбүр булды. Ни дисәң дә, шәһәр баласы бит, үз авылыңныкылар кебек, аны кырын карап кына куркытып булмый! Шуннан бирле ул читтән кайткан кешеләргә бер тапкыр да бозылган товар бирергә кыймады.
Зөһрә ШАМИЛОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев