Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ходаем күрсәтмәсен!

Банкомат яныннан биш минутка иртәрәк китеп барган егет 200 мең акчасын арттан керүчегә “бүләк итә”

Уфаның Дим районында яшәүче бер егет Мәскәүдә вакытта банкоматтан 200 мең сум акча алырга була, дип яза Кызыл таң.

Ләкин аппарат “Операция отклонена” дигән язулы чек чыгара. Уфалы, акчаны башка банкоматтан алырга ниятләп, китеп бара.

Шулвакыт көтмәгәндә банкомат соралган акчаны чыгара башлый һәм теге 200 мең сум чит кешеләр кулына эләгә. Табигый ки, алар бу акчаны үзләштерә.

Ә егетебез нишли? Әйе, акчаны икенче банкоматтан алырга уйлый. Ләкин ул банкомат та акча бирми, чөнки картада акча инде беткән була.

Нишләргә? Ул судка бара, билгеле. Банк хезмәткәрләре бу очракны “техник сбой” белән аңлата, ягъни банкомат берникадәр вакытка банк серверы белән бәйләнешен югалткан. Граждан соралган акчасы чыкканны көтеп торырга тиеш иде, ди алар. Имеш, кагыйдәләрдә шулай язылган. Ә күпме көтәргә? Бер көн, ике көн, гомер буе?.. Бу хакта ләм-мим.

Кыскасы, әлегә суд бара һәм аның ничек бетәсе билгесез. Киңәшебез шул: шундый хәлгә тарысагыз, акчагызны көтеп алырга тырышыгыз.

фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X