Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Әхмәт Юныс урамындагы юллар кайчан ремонтланыр?

Сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин җавап бирә

Мин сезгә Кукмараның Әхмәт Юныс урамында яшәүчеләр исеменнән шалтыратам. Безнең урамнан яз-көз бутый киеп йөрерлек, аны кайчан ремонтларлар икән? Югыйсә, инде ничә ел рәттән үзара салым акчаларын түләп барабыз. Бу турыда берничә мәртәбә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә дә әйткәнебез булды. Кыш көне дә электроника кибете янына чыга торган тыкрык чистартылмый, тракторчыларга әйтсәң, безне тикшереп торалар, теләсә-кая керергә ярамый, диләр. 

Әхмәт Юныс урамында яшәүчеләр

Сорауга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Райнур НОТФУЛЛИН җавап бирә:

- Үзара салым программасы эшли башлаганнан бирле, чыннан да, ул урамга ремонт ясалмады. Бу юлларны төзекләндерү 2020 ел программасына кертелде. 

Ә кышын юлларны чистарту буенча сезнең мөрәҗәгать җаваплы оешма җитәкчелегенә тапшырылды.

фото: архив, Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев