Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хөкүмәт 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль закон проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлеге сумма хезмәткә яраклы халыкның 2018 елның икенче кварталында булган яшәү минимумына тигезләшә. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 1,048 процентка артачак.

Район коэффициенты һәм процент өстәмәләрен исәпкә алып, минималь хезмәт хакы төрле регионнарда төрле суммага артачак. Илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ул 117 сумга, ә Чукотка автоном округында 351 сумга үсәчәк.

Минималь хезмәт хакы агымдагы елның 1 маеннан арткан иде. Хәзерге вакытта ул 11 мең 163 сумга тигез, дип яза Татар-информ.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X