Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә.

Горький исемендәге Яшел Үзән судно төзү заводы генераль директоры Александр Карпов фикеренчә, Россия Конституциясендә хезмәт ияләренә карата хөрмәтнең гарантияләнүен беркетү мөһим, чөнки нәкъ менә хезмәт кешесе – ил икътисадының тоткасы. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы ул. Матди байлыклар җитештерә торган кеше юк икән, бернәрсә дә булмаячак дигән сүз. Шуңа күрә моны Конституциядә беркетергә кирәк дип саныйм», - дип билгеләп узды Александр Карпов.

Конституциягә төзәтмәләрдә Россия Федерациясенең гражданнар хезмәтен хөрмәт итүен һәм аларның хокуклары яклануын тәэмин итүенә бәйле пунктлар кертергә тәкъдим ителә. Шулай ук дәүләт тарафыннан тулаем алганда Россия Федерациясе буенча хезмәткә сәләтле кешеләрнең яшәү минимумыннан да ким булмаган күләмдә хезмәткә түләүнең минималь күләме гарантияләнә. ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов та төзәтмәләргә уңай бәя биргән иде.

фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев