Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» һәм «Трудовая слава» газеталарына язылучылар арасында уздырылган акциясенә нәтиҗә ясалды

Бу юлы барлыгы 254 абунәчебезнең исем-фамилиясе теркәлде.

Елның беренче акциясендә газета укучыларыбызны тагын нинди бүләкләр белән сөендерик икән, дип баш ваттык та, язгы бакча эшләре өчен бик кулай булыр, дип, йорт кирәк-яраклары уйнатырга уйладык. 

Бу юлы барлыгы 254 абунәчебезнең исем-фамилиясе теркәлде. Кемдер газетабызга язылу турындагы квитанция күчермәсен почта аша юллаган булса, икенчеләре, заман технологияләрен кулланып, ватсап, электрон адресыбызга хат җибәрде, кайберәүләр исә редакциягә үзләре килеп, карап торып, исем-фамилиясен яздырды. Безгә ничек тә ярый, иң мөһиме – газетабызны көтеп алыгыз да яратып укыгыз гына!

Кукмараның Лесная урамында яшәүче Рабига апа Гайзулина, күзәтүче (наблюдатель) булырга теләп, алдан ук әйтеп куйган иде. Билгеләнгән көнне шалтыратып, иртәнге сәгать 9га аның килеп җитүен сорадык. 

Акциядә җиңүчеләрне билгеләү өчен, бу юлы да компьютердагы очраклы саннар генераторы дигән программаны кулландык. 30 елдан артык күршебездә - элеваторда трансформатор операторы булып эшләгән, инде лаеклы ялдагы Рабига апа компьютер «тычканы»на басарга курыкса да, җиңүчеләрне гадел юл белән билгеләвебезне үз күзе белән күреп инанды. Ул үзе исемлеккә 144нче булып теркәлгән. Бүләкләр аңа да чыкса, тагын да күңелле булыр иде, ләкин компьютер 32 һәм 83 саннарын сайлады шул. Әмма бер дә борчыласы түгел, бу акциядә катнашучылар киләсе ике акциядә дә исемлеккә кертеләчәк. 

Түбән Үрәс авылында яшәүче Валентина Иванова бүләк алырга дип килеп кергәч, сез - кайдадыр күргән кеше, дип исәнләштек үзе белән. Һәм... аның җавабын ишеткәч, егылып китә яздык. Баксаң, ул инде өченче призны алырга килә икән бит! Моннан берничә ел элек кер юу машинабыз аларга чыккан булган, аннан соң катнаш азык отканнар, бу юлы әнә тагын бакча кирәк-яраклары эләкте үзләренә.

«Кер юу машинасы әйбәт кенә эшли. Инде бу юлы үзебез дә отарбыз, дип уйламадык. Очсызлы вакытта язылып калыйк, дип кенә сөйләштек тә, бернәрсә дә өметләнмичә, квитанция күчермәсен сезгә җибәрдек. Иртәгә ирем Николайның туган көне дә әле. Мин хөсетле түгел, кешедән көнләшә белмим. Киресенчә, тирә-юньдәгеләрнең уңышларына сөенеп яшим. Кем белә, бәлки шуңа күрә дә отыш безгә булгандыр», - ди Валентина, елмаеп.

Валентина белән сөйләшеп кенә бетергән идек, ишектә икенче отыш иясе – Кызыл Тау авылыннан Никонор Федоров күренде. «Әле бакча эшләрен башларга өлгермәгән идек. Мин тагын көрәк кенә отканбыз дип торам. Ә монда никадәр әйбер икән. Рәхмәт инде сезгә, эшләрегез уңышлы барсын», - диде ул. 

Әйе, көрәге янында тырма белән себеркесе, чиләк һәм лейка, зур табагы да бар иде шул бу юлы акциябезнең бүләгендә.

Чебием тизрәк үссен дисәң – акциядә катнаш
Бер акция тәмам, икенчесе башланды.

Хәзер инде кош-корт үстерүчеләрне шатландырырга ниятлибез. Газетабызга язылучылар арасында 
40ар килограммлы ике капчык гранулалы катнаш азык уйнатабыз. Ә аның составында ниләр генә юк: кукуруз, борчак, солы, арпа, люцерна оны, балык, сөяк оны, жмых, коры сөт, акбур. 

Акциягә нәтиҗә 25 майда ясалачак.

Квитанцияләрне җибәрү өчен: 

  • Вотсап номеры – 8 986 909 15 43,
  • электрон адрес – hezmat_dani@mail.ru,
  • почта адресы – Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 39а, а/я 54.

Акциянең сроклары, призларның саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак мәгълүмат – «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә. Акцияне оештыручы –«Хезмәт даны» («Трудовая слава») газетасы редакциясе. Акциянең сроклары – 03.05.2021–28.05.2021. Белешмәләр өчен телефон 8(84364)2-65-60. Реклама. 16+

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk