Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

“Хезмәт даны” һәм “Трудовая слава” газеталарына язылучылар арасында үткәрелгән акциябезгә йомгак ясалды

Әлеге акциядә барлыгы 398 кеше катнашты

4 майдан 31 майга хәтле район газетасына язылучылар арасында үткәрелгән чираттагы акциябезгә йомгак ясалды. Дөресен генә әйткәндә, быел иртә яздан алып, җәйгә аяк басканчы оештырылган барлык акцияләргә дә иганәчелек ярдәме күрсәтүдә кошчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребез бик актив булды. Соңгысында да бүләкләрне газетабызның даими клиенты - Татар Толлысы авылында казлар үстерү белән шөгыльләнүче  Линар Баһаманов тәкъдим итте.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен иганәчебезнең үзен чакырсак та, кошчылык фермасында эшнең кызу вакыты булу сәбәпле, ул әлеге вазыйфаны безгә тапшырды. Без, үз чиратыбызда, реклама бүлегенә килүчеләрнең ярдәменә таяндык. Шулай ук даими реклама бирүчеләребезнең берсе - Илнур Хафизов, җиңел кулдан, ике бәхетле номерны тартып чыгарды. Шунысын да әйтеп үтик: әлеге акциядә барлыгы 398 кеше катнашты. Менә кемнәр алар бүләк ияләре: 194нче номер астында теркәлгән, Лельвиж авылыннан Ольга Федорова, аңа - 10 бройлер чебие һәм бер капчык катнаш азык, ә 287нче номер булып язылган Кукмарадан Елена Ивановага 15 каз бәбкәсе белән бер капчык катнаш азык чыкты.

Отыш ияләрен билгеләү җиңел генә булса да, җиңүчебез Елена Иванованы “Кукмара буйлап” шактый гына эзләргә туры килде. Кызганычка каршы, бездә аның телефон номеры күрсәтелмәгән иде. Шул вакытта баштан, элек кәрәзле телефоннар булмаганда ничек яшәделәр икән, дигән уй йөгереп узды. Сораша-белешә торгач, аның күршедәге “Олимп” боз сараенда эшләгәнлеге мәгълүм булды, телефон номеры да табылды. Бик мөлаем, шат күңелле булып чыкты яңа танышыбыз. Бүләккә чын күңеленнән сөенеп, рәхмәт сүзләрен белдерде.

- Мондый акцияләрдә бер дә җиңгәнем юк иде. Шуңа күрә бу юлы танышым бүләк отканымны әйткәч, ышанмый тордым, - диде ул. - Күптән түгел генә үз йортыбыз белән яши башладык, аңа кадәр фатирда гомер иттек. Әкренләп кош-корт асрарга өйрәнеп киләбез. Чебиләр алып үстергәнебез булды, менә хәзер каз бәбкәләренә дә чират җитте.

Елена апа “Трудовая слава” газетасына язылган. Күрше Нократ Аланында яшәүче әнисе дә, кызына кунакка килгәч, газетаны яратып укый икән.

- Кукмара газетасын башка басмалар белән чагыштырырлык та түгел, ди әни. Әлеге фикер белән мин дә килешәм. Барлык кирәкле мәгълүматны, киңәшләрне, яңалыкларны шуннан табам, - диде Елена апа. – Берьюлы, ничектер онытылып, газетага язылырга соңга калган идем. Шул чакта бер ай буе үземне ике кулсыз кебек хис иттем.

Лельвиж авылыннан җиңүчебез Ольга апа Вахитов исемендәге хуҗалыкта эштә иде, шуңа күрә бүләкне алырга тормыш иптәше Вениамин абый белән кызлары Анна килде.

- Район газетасыннан өзелгәнебез юк, башыннан ахырына кадәр укып барабыз. Беренче яртыеллыкта да квитанцияне редакциягә алып килгән идек, әмма бер әйбер дә отмадык. Бу юлы да хатынга: “Барыбер җиңмәбез, җибәреп тә торма”, - дидем. Шуңа күрә сез шалтыраткач ышанмадым, шаярталардыр дип уйладым. Чөнки хәзер мошенниклар да күп бит, - диде Вениамин абый. – Ә Ольга призларның кайчан уйнатыласын карап, көтеп торды. Күрәсең, күңеле сизгәндер инде. Мин аңа хәбәр иткәч, бик сөенде.

Вениамин абый үзе дә Вахитов исемендәге хуҗалыкта эретеп ябыштыручы булып эшли икән. Шуңа күрә ул газетада авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләрне кызыксынып укуын белдерде, башка хуҗалыкларның ничек эшләгәннәрен беләсебез килә, бу турыда күбрәк язылсын иде, дигән теләген җиткерде.


фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk