Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе абунәчеләр арасында 10 приз уйнатты

Акциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә җибәргән 790 кеше катнашты. 

Узган атнада без янәдән абунәчеләр арасында 10 приз уйнаттык. Акциядә быелның икенче яртыеллыгына район газетасына язылып, квитанциясен редакциягә җибәргән 790 кеше катнашты. 

Компьютердагы очраклы саннар генераторы программасы ярдәмендә җиңүчеләрне билгеләгәнне һәрвакыт видеога төшереп, барлык социаль челтәрләргә урнаштырып барсак та, райондашларыбыз арасында ышанмаучылар, танышларына чыгаралар, диючеләр юк түгел. Шуңа күрә бу юлы да шик тумасын өчен, бүләк уйнату процессында катнашырга теләк белдергән кукмаралы Рашидә Кочетова, Хәсән Миннәхмәтов, Николай Васильев, Вера Шәфигуллина, Валентина Борисова һәм Гөлназ Билаловаларны редакциягә кунакка чакырдык. Алар приз язылган кәгазьне чиратлап алып торды, ә компьютер җиңүчене билгеләде. Шунысы кызык булды: бакча өчен эш кораллары дигән кәгазьне алган Вера апа бүләкнең нәкъ тә үзенә эләгүен ишеткәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Бу көтелмәгән могҗизага барыбыз да гаҗәпләнеп, аны кул чабып котладык. Бер бәхет елмайса елмая бит ул! Акциягә ничек йомгак ясалганын карарга килгән җиреннән эш кораллары белән кайтып китте яңа танышым.


 
Венера ХӘМӘДҖАНОВА, Кукмара (решетка-гриль):

- Өйдә кәрәзле телефонны үзем белән йөртмим. Бер ишегалдына чыгып китәм дә бакчадан кермим. Акция уйнаткан көнне телефонда берничә мәртәбә ят номер шалтыратканын күрдем. Бу редакциядән түгелме соң, әни берәр бүләк откандыр инде дип, ял иткән арада социаль челтәрдәге видеоны карадым. Әни түгел, үзем җиңгәнмен икән бит! Тормыш иптәшем Рөстәм яңа мангал ясады да шашлык пешерер өчен решетка-гриль аласы бар дип йөри идек әле. «Хезмәт даны»нда киңәшләр, кеше язмышлары турындагы язмалар ошый. Газетагыз – озын гомерле, язылучылары күп булсын. Ул системада эшләгәч, барысы да таныш: үзәктәге почтада хат ташучы вазыйфасын башкардым. Мин – урман кешесе. Җай туры килсә, урманнан кайтып кермибез, җиләк, гөмбә җыябыз, табигатьтә ял итәбез. 
 

Вера ШӘФИГУЛЛИНА, Кукмара (бакча өчен эш кораллары):

- Алдагы көнне төш күрдем. Имеш, акциягә нәтиҗә ясауда катнашу өчен редакциягә килергә соңга калганмын икән. Үз гомеремдә беренче тапкыр бәхет елмайды, күпме теләсәм дә, әле моңарчы җиңгәнем юк иде. Эш кораллары бик кирәкле, бакчамда әз-әзләп бөтен әйберне дә үстерәм. Инде кышка редисканы маринадларга да өлгердем. Мин үзем Мәскәү өлкәсеннән Кукмара киез итек фабрикасына практикага килдем дә 3нче курста тормышка чыктым. Биредә инде 46 ел гомер кичерәм. Фабрикада цех начальнигы, мастер, тегү фабрикасында технолог булып эшләдем, хәзер лаеклы ялда. Редакциягә өемә кебек кердем, чөнки әлеге бина урынындагы йортка мин килен булып килдем. Без анда яшәдек, туебызны 1976 елда биредә гөрләтеп уздырдык. 
 

Хәким НАСЫЙРОВ, Манзарас (электр чәйнеге):

- Элегрәк акциядә катнашу өчен квитанцияне китергәнем бар иде, ахыргы елларда гына юк. Бу юлы редакция яныннан әллә ничә мәртәбә үтеп киттем, ничектер керәсе итмәдем, аннары гына сугылдым. Менә бит, чәйнек чыккан. Мин беренче гимназиядә физик тәрбия укытучысы булып хезмәт куйдым. Күрәсең, лаеклы ялга чыккач бәхет елмая торгандыр инде. Пенсионерның эше билгеле инде аның: көне бакчадан башлана. Сәгать иртәнге дүрттән аяк өстендә без. «Хезмәт даны»н гаиләбез белән алдырабыз, хәтта оныкларга кадәр укый. Анда барлык темалар да ачылып бетә. Үз районын мактаганны кем яратмый ди инде?! 
 

Гөлнара РӘХИМУЛЛИНА, Кукмара (8 килограммлы кер юу порошогы):

- 1993 елдан бирле «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Район газетасына альтернатив рәвештә язылдык, ягъни газетаны эшкә китереп бирәсез. «Хезмәт даны» бик эчтәлекле, күләмле, бөтен яңалыклар да чагыла. Моңарчы бүләк отканым юк иде, көтелмәгән, сөенечле хәбәр булды бу. Хәзерге вакытта мин җәйге ялда, бер ай инде үтеп тә китте. Без өй төзергә ниятлибез, шуңа да бөтен буш вакыт шунда үтә. Быел гаиләбез белән беркая ял итәргә барырга уйламадык. Участокта юасы керләр дә бар, порошок алырга кирәк әле дип кенә йөри идем, бүләгегез бик урынлы, вакытлы булды, рәхмәт. 
 

Фәнис ЯКУПОВ, Кукмара (мунча кирәк-яраклары):

- Урманчы ярдәмчесе булып Кукмара урман хуҗалыгында 24 ел, Марий Элда 3 ел ярым эшләдем, аннары Себердә 10 ел нефть суырттым. Мин Теләче, Саба, Мамадышта яшәүче туганнарга баргач, аларның район газеталарын да кулга алып укыйм, танышам. Үзара чагыштырам да безнең «Хезмәт даны» эчтәлеклерәк дигән нәтиҗәгә киләм. Үзебезнеке булганга якынрак, яхшырак тоела ул.
 

Ләйсән ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Кукмара (азык-төлек кибетенә сертификат):

- Кайнанам Нурфиганың 85 яшьлек юбилеена менә дигән бүләк булды бу. Квитанцияне аның кушуы буенча җибәргән идем. Әни гомер буе киез итек фабрикасында хезмәт куйды. Безнең гаилә ишле: кайнанамның 5 баласы, 15 оныгы, 13 оныкчыгы бар. Мин хезмәт юлымны редакциядә башлап җибәргән идем: секретарь-машинистка булып эшләдем. Рәшит абый белән «Хәтер китабы»н тупладык.
 

Хәтимә КӘРИМОВА, Кукмара (таба): 

- Мин – Хәтимә Кәримованың социаль хезмәткәре, - дип башлады сүзен бүләк алырга килгән Наталья Мостафина. – Ул – тыл хезмәткәре, быел 90 яшен тутырды. Район һәм республика газеталарын да укый, радио да тыңлый, телевизор да карый. Гомумән, сәясәт белән кызыксына. Квитанцияне китергәнне Хәтимә апа белмичә дә калды. Приз чыкканны аңа хәбәр иткәч тә иң беренче сүз итеп: «Ә кем барып алачак?» - диде. Үзем алып кайтып бирәм дип куандырдым аны. Бүләк өчен сезгә олы рәхмәтләрен җиткерде.
 

Рафаил ХӘСӘНОВ, Кукмара (су шлангысы):

- Бер ялгансыз, дөресен әйтәм: «Хатын, шлангы тузган, шлангы алырга кирәк», - дигән идем. Телефонда сез шалтыратканны күргәч тә: «Мөгаен, безгә шлангы чыккандыр инде», - дип әйттем. Күңелем сизгән кебек булды. Бервакытта да газетагызга язылмыйча калганыбыз юк, электән алдырабыз. Мин үзем – күп еллар РайПОда шофер булып, аннан базарда, ә тормыш иптәшем Фәрзәнә тегү фабрикасында эшләде.
 

Рабига ГАЙЗУЛИНА, Кукмара (чәй сервизы):

- Быелның икенче яртыеллыгына газетага альтернатив язылдым, үзем редакциядән килеп алачакмын. «Хезмәт даны»н бик ошатып укыйм. Яратмасам язылмас та идем. Быел бераз авырып киткәч, чебиләр алмадым әле. Җәен Казанга кунакка барам, авылга кайтып киләм. Чыгышым белән Янсыбыдан мин. 8 сыйныфны бетергәч, авыл фермасында эшләдем, аннары Кукмарадагы балалар бакчасында пешекче, 30 ел элеваторда үлчәүче булып хезмәт куйдым. 
 

Рузалия ҖИҺАНШИНА, Күкшел (ләгән, чиләк, чүмеч җыелмасы):

- Мәчкәрә мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәненнән 33 ел белем бирәм. Быел 9 сыйныфларны чыгардым. Җәйге ялларым бакчада үтә. Бакчабыз зур, бал кортлары карыйбыз. Әнием Равия газетагызны гел карап бара да: «Менә тагын акция бара икән. Квитанцияне җибәр әле», - ди. «Безгә барыбер берни чыкмый ул, ярар инде, алайса җибәреп карыйм», - дидем дә, кайнанамның күңеле булсын дип, квитанцияне телефондагы ватсап аша сезгә юлладым. Хәзер бик җайлы, әллә кая барып йөрисе дә түгел. Безгә дә бәхет елмайган әле! Кәҗәсе түгел, мәзәге, диләр бит.
 
Җиңүчеләргә бүләкләр өләшенде. Шулай итеп, тугры газета укучыларыбыз белән бергәләп 2022 елның икенче яртысын башлыйбыз. «Хезмәт даны»ннан аерылмыйча, безнең белән бергә калуыгыз өчен рәхмәт!

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Хезмәт даны»


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X