Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

"Хезмәт даны" газетасы 3 капчык писүк өләште

Әле яңа гына “Хезмәт даны” газетасына язылучылар арасында “Җиләк вакыты җитә. Шикәр комы – бездән” акциясен башлап җибәргән идек, шул арада бер ай сизелми дә үтеп киткән.

Ул вакытта табигатьнең дә көйсезләнеп, һава торышының салкынча торган чагы иде. Ай-һай, быел кайнатма, компотлар ясарлык булырмы, яшелчә, җиләк-җимеш өлгерер микән, дип тә хафаланган идек. Шул арада көннәр җылынып, беренче табигать нигъмәтләре – җиләкләр дә өлгерә башлады.

Акциябезне уңган хуҗабикәләр өчен оештырабыз, дип язгангамы, отышлар да гүзәл затларыбызга чыкты. Ә  бу җаваплы эштә безгә Нократ Аланы шәһәрендә яшәүче Рәзинә Хаҗиева ярдәм итте. Ул Чуллыдан әнисе Әлфирә апаның газетага язылган квитанциясен алып килгән иде. Шулай итеп, исемлеккә теркәлгән 314 абунәче арасыннан шикәр комына 43нче номер - Киндеркүл авылыннан Сәвия Баһавиева, 198нче номер – Манзарастан Гөлнур Сәмигуллина һәм Вахит авылыннан 157нче номер булып язылган Фәридә Кәримуллиналар ия булды.

Җиңүчеләр ачыклангач та, редакциягә квитанция тапшырырга килүчеләр булды, шуңа күрә үкенечкә калмасын өчен, икенче юлы акциянең срокларына, уйнатылу вакытына игътибарлырак булыгыз.

Сәвия Баһавиева озак кына телефонын алмагач, башка кешеләр аша эзләп табарга туры килде.

- Сөенечле хәбәрне: “Ник телефоныгызны алмыйсыз, бөтен Татарстан сезне эзли, писүк откансыз бит”, - дип, кодабыз Равил Зыятдинов шалтыратып әйтте. Бу яңалыкны ишеткәч, шаккаттым, бер тапкыр да акциядә җиңгәнем юк иде, - диде ул. – Район газетасы белән танышлык күптәннән килә, аны туганнан бирле беләмдер кебек. Ул вакытта исеме дә башкача атала, матур, якты киләчәк турында язалар иде. Әмма шулай да акциядә беренче тапкыр гына катнашуым.

Сәвия апа озак еллар район үзәк китапханәсендә хезмәт куйган, хәзер эшен кызы белән килене дәвам итә икән. Әле дә газета-журналлар, китаплар укырга яратам, диде.

Шикәр комына бик сөенеп, рәхмәт сүзләре дә ирештерде: “Хәзерге вакытта шулкадәр кирәк әйбер бит. Бакча җиләкләре өлгерә башлады, рәхәтләнеп кайнатма, компотлар ясаячакбыз”, - диде җиңүче.

Икенче җиңүчебез Гөлнур апа Сәмигуллинаның квитанциясен безгә улы Ленар китергән булган.

- “Әни, сине 198нче кеше итеп яздылар, чыкмастыр инде”, - диде. Монысында чыкмаса, икенчесендә чыгар, барыбер язылабыз бит, дидем. Ә сездән шатлыклы хәбәрне ишеткәч, тизрәк улыма шалтыратып уртаклаштым, квитанцияне син алып барганга күрә отканбыздыр, дидем, үземнең берничә тапкыр акцияләрдә катнашканым булса да, бүләк чыкканы юк иде, - диде Гөлнур апа. – Газетаны бик яратып укыйм, үзем “Правда”, “Гигант” хуҗалыкларында хисапчы булып эшләгәнгәме, авыл хуҗалыгы темасына язылган мәкаләләргә беренче чиратта игътибар итәм, аннан калганнары белән танышып чыгам. Почтальон кызыбыз Ләйсән дә бик булган. Газеталарны, пенсияләрне вакытында алып килә, коммуналь түләүләрне дә аңа тапшырабыз. Газеталарга язылыр вакыт җиткәч тә искәртеп тора.

Гөлнур апа кайнатма, компотларны күп итеп ясый, кыярларны да алтмышлап банка тозлый икән. Сыер, бозаулар, кош-кортлар да тота.

Фәридә апа Кәримуллинаның, безнең редакция оештырган акцияләрдә катнашып, икенче тапкыр җиңүе. Моннан ун ел тирәсе элек Кукмара металл савыт-сабалар заводының табасын откан булган.

- Күңелем белән җиңәсемне тойдым, шуңа күрә телефон шалтыравын көттем. Хәтта быел әле шикәр комы да сатып алмыйча торган идем, - диде ул. – Газетага язылуны да үзем махсус соңгы айга калдырдым, чөнки ахыргы акциядә катнашасым килде. Җомга көнне редакциягә килеп, минем өчен кызым язылды. Аңа бүләккә савыт-саба юу өчен сыеклык та биргәнсез. “Хезмәт даны”н бик яратып укыйм, кем нәрсә сата-ала микән дип, белдерүләр белән кызыксынам, котлауларны карыйм, район яңалыклары белән танышам.

Шикәр комы табында көн саен кирәк бит, бик әйбәт бүләк уйнаттыгыз, дип рәхмәтен дә ирештерде җиңүчебез.

фото: Ризилә Корбанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk