Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хат ташучыларга - бүләкләр!

“Иң яхшы почта бүлеге” һәм “Журнал буенча иң яхшы тираж” номинацияләрендә җиңүчеләр акчалата бүләккә лаек булачаклар.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте республиканың почта бүлекчәләре һәм хат ташучылары арасында 2019 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан итте. “Иң яхшы шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы кече шәһәр почтальоны”, “Иң яхшы авыл почтальоны” номинацияләрендә җиңүчеләргә 16644 сум акчалата бүләк каралган. “Иң яхшы почта бүлеге” һәм “Журнал буенча иң яхшы тираж” номинацияләрендә җиңүчеләр 30 мең сум акчалата бүләккә лаек булачаклар. Бәйгегә йомгак ясалганда, “ТАТМЕДИА” карамагындагы газета-журналлар тиражында бу елның беренче яртысына караганда үсеш, почтальон хезмәт күрсәткән хуҗалыклар саны һәм подписка күләменең һәр мең кешегә күпме туры килүе исәпкә алына.

“Хезмәт даны” редакциясе дә хат ташучылар арасында район газетасына яздыру буенча бәйге игълан итә. Иң нәтиҗәле эшләгән  почтальоннарга бүләкләр тапшырылачак.

Хөрмәтле райондашлар! Әгәр үз почтальоныгызның җиңүен телисез икән, бәйгегә сез дә зур өлеш кертә аласыз. Моның өчен район газетасына һәм “ТАТМЕДИА” карамагындагы берничә газета-журналга гына язылырга кирәк. Хат ташучыларның күрсәткән игелекле хезмәтләренә җавабыбыз һәм рәхмәтебез шул булыр.

фото: Маргарита Матвеева/ "Идел таңнары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk