Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Халыкны ни борчый?

Сораштурыда 913 кеше катнашты

Быелның беренче кварталында район иҗтимагый советы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе белән берлектә халык арасында сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, спорт, транспорт, торак-коммуналь хезмәт, электр һәм газ белән тәэмин итү тармакларында хезмәт күрсәтү, юлларның торышы һәм башка сораулар буенча сораштыру үткәрде.

Сораштыруда 913 кеше катнашып, аларның 31 процентын педагоглар, 29 процентын эшчеләр, 19 процентын хезмәткәрләр, калганын студентлар, хуҗабикәләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгында эшләүчеләр тәшкил итте.

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сорауларга җавап биргән халыкның 61 проценты райондагы юлларның торышыннан канәгать булса, 35 проценты тискәре җавап биргән. Респондентлар Югары Чура, Поршур юлларына ремонт кирәклеген, эшнең сыйфатына игътибарны арттыру зарурлыгын белдергәннәр. Электр энергиясе белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен сораштыруда катнашучыларның 84 проценты, газ белән тәэмин ителешне - 95, җылылык белән тәэмин ителешне - 69, су белән тәэмин ителешне 82 проценты уңай бәяләгән. Медицина өлкәсендә сораштыру нәтиҗәләре түбәндәгечә:

ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча – 59 процент канәгать, 28 процент канәгать түгел;

көндезге стационар – 49 процент канәгать, 24 процент канәгать түгел;

амбулатор хезмәте – 56 процент канәгать, 28 процент канәгать түгел.

Респондентларның калганнары җавап бирергә авырсынган. Сораштыруда катнашучылар дәваханәгә сыйфатлы ремонт, яхшы җиһазлар, квалификацияле кадрлар кирәклеген, чиратларны киметү, медперсоналның халыкка яхшы мөгамәләсен булдыру, алдан язылу буенча чиратларның сакланышы, түләүле хезмәтләрне киметүгә кагылышлы проблемаларны күтәргәннәр.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлегеннән халыкның 83 проценты, мәктәпләрдән – 82, мәдәният учаклары эшеннән – 80, спорт учреждениеләреннән - 79, сәүдә объектларыннан 87 проценты канәгать икән. Алар ОГЭ, БДИны гадиләштерү, балаларга игътибарны көчәйтү, мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннарны арттыру, бассейн ремонтын төгәлләү, сәүдә тармагында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту кирәклеген белдергәннәр.  Район башлыгының эшчәнлеген - 93, район Башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеген 78 процент уңай бәяләгән.

 

Халыкның нинди социаль һәм икътисади проблемалар борчый соң?

- товарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләрнең артуы – 58,

- торак-коммуналь хезмәтләргә югары бәяләр – 46,

- түбән хезмәт хакы – 44,5,

- алкоголизм – 35,

- эшсезлек – 24,

- сәламәтлек саклау тармагындагы хәл – 19,

- халыкны социаль яклауның торышы – 17,4,

- белем бирү системасы – 10,

- власть органнарында коррупция, ришвәтчелек – 9,8,

- наркомания – 9,3,

- торак-коммуналь хуҗалыкның торышы – 6,

- җинаятьчелек – 6,

- экологик хәл – 6,

 - хокук саклау органнарында, суд системасында коррупция, ришвәтчелек – 5,

- кредит бурычлары – 4,6,

- милләтара низаглар, мигрантлар – 1,7,

- тузган торак – 1,5 процент.

 

Әлфинур САБИТОВА, район иҗтимагый советы рәисе

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев