Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Халыкны көзен санаячаклар

2020 елның 1-31 октябрендә илебездә 10 елга бер тапкыр оештырыла торган мөһим чара - Бөтенроссия халык санын исәпкә алу узачак.

Әлеге төп статистик вакыйгага әзерлек эшләре белән тулырак таныштыру өчен Кукмара шәһәрендә дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Эльмира ХАФИЗОВАга мөрәҗәгать иттек.

- Эльмира Раифовна, иң элек сүзне яңалыклардан башлыйк. Халык санын алуда төп игътибар нәрсәгә биреләчәк?

- Халык санын алу цифрлы форматта башкарылганлыктан, яңа технологияләрне куллануга аеруча нык басым ясалачак. Болар: халыкның “Дәүләт хезмәтләре” порталында электрон исәпкә алуны үзләре тутыруы, күпфункцияле үзәкләрдә халык санын алу мөмкинлеге, кәгазь бланклар урынына планшетлар куллану.
Киләсе елның 1-25 октябрендә һәркем “Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп, теркәлмәгән очракта – теркәлеп, анда “Халык санын алуны узарга” хезмәтен сайлый һәм интернет-исәпкә алу үтә алачак. Шулай ук күпфункцияле үзәккә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Онлайн-җанисәпнең һәр катнашучысы санлы код ала һәм аны исәпкә алучыга әйтергә тиеш була. Электрон исәпкә алу кәгазе, ягъни анкетаны үзең өчен генә түгел, ә гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин.

- Халык исәбен алучылар өйләргә кереп йөриячәкме?

- Әйе. 4-27 октябрьгә кадәрге вакыт эчендә исәпкә алучылар планшетлар белән фатир һәм өйләргә кереп, интернет-җанисәптә катнашмаучылардан сораштыру үткәрәчәкләр. “Дәүләт хезмәтләре” порталында исәпкә алынучылар анкета тутыруда катнашмый, аларга раслау кодын әйтү дә җитә. Исәпкә алучылар махсус экипировкадан һәм аларның кулларында таныклык, паспорт булачак. Шулай ук махсус исәпкә алу участоклары да оештырылачак. Исәпкә алуның финалында, 28-31 октябрьдә торак биналарның 10 процентында контроль тикшерү уздырыла.

- Җанисәп барышында файдаланылучы бланклар турында да әйтеп узсагыз иде.

- Россия Хөкүмәте карары белән халык санын алу бланкларының өч формасы расланды. Алар барысы да рус телендә. Бөтенроссия халык санын исәпкә алу барышында файдаланылачак электрон һәм кәгазь бланкларның эчтәлеге тәңгәл килә. Бланк формалары “Дәүләт хезмәтләре” порталында исәпкә алу битен тутыру мөмкинлеге булмаганнарны да искә алып әзерләнә.

Бланкның “Л” формасы төп булып тора, һәм ул Россия Федерациясендә даими яшәүчеләр турында мәгълүмат туплау өчен билгеләнә. Анда һәр кешегә, шулай ук кече яшьтәге балаларга да җенес, яшь, гражданлык, милләт, белем, никахта тору-тормау, балалар саны, эш белән тәэмин итү һәм яшәү өчен акча чыганаклары, шөгыль һәм башкалар турында барлыгы 23 сорау тутырыла. Торак шартлары хакындагы белешмәләр өчен “П” формалы бланк файдаланыла. Анда йортны төзү вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләр саны турындагы 7 сорау бар. Ә инде башка илдән килеп, вакытлыча Рәсәй территориясендә яшәүчеләргә бланкның “В” формадагысы кулланылачак.

- 2010 ел белән чагыштырганда анкета сорауларында үзгәрешләр булачакмы? 

- Сораулар заман һәм закончалык таләпләренә карап яраклаштырылган, барысы да гади. Шуны да искәртеп узыйм: сораштыручылар беркемнән дә документлар, паспорт мәгълүматлары таләп итми. Кеше сорауга үзе ничек җавап бирә, шуны билгелиләр.

Исәпкә алучылар халыктан татар, рус һәм башка телләрне белү-белмәүләре турында гына түгел, ә көндәлек тормышта файдалану активлыгы белән дә кызыксыначаклар. Әлеге мәгълүматлар белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләрдә тел өйрәнүнең мөһимлек дәрәҗәсен бәяләргә ярдәм итәчәк.  

Анкетаның керем турындагы пунктында киң кулланылыштагы вариантлар: эш хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособие һәм башкалар күрсәтеләчәк. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: халык санын алу битендә керемнең күләме турындагы сорау беркайчан булмады, һәм ул хәзер дә юк. Статистикларны бары тик чыганак төре генә кызыксындыра.

Мәгариф турындагы сораулар блогында да үзгәрешләр бар. Анда “мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү” дигән графа өстәлгән. Ә инде “урта белем” икегә – “квалификацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта звено белгече” дигән графаларга бүленгән. Югары белем турындагы мәгълүмат та “бакалавриат”, “белгеч”, “магистратура” дип бүленеп, законга тәңгәл китерелгән.

- Халык санын исәпкә алуда районнан ничә кеше катнашачак?

- Шәһәрнең үзендә һәм авыл җирлекләрендә барлыгы 150гә якын теркәүче эшләячәк. Бүгенге көнгә без райондагы барлык объектларны да барлап чыктык, маршрут битләрендә теркәдек һәм яңартылган мәгълүмати база булдырдык. Хәзерге вакытта оештыру планы төзү өстендә эшлибез. Аны раслау өчен комиссия рәисенә – район башлыгына тапшырачакбыз.

Халык санын алу ул – ил халкының саны, мәшгульлеге, белем дәрәҗәсе, милли составы турында мәгълүматлар туплау өчен кирәк. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә, ә соңгы нәтиҗәләр 2021-2022 еллар дәвамында билгеле булачак.

фото: Александр Эшкинин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk