Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Халык контроле» системасына кукмаралылардан 766 гариза кергән

Әгәр статистикага күз салсак, анда һәр шәһәр һәм районнан күпме мөрәҗәгать кабул ителүен күрергә мөмкин.

Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) турында ишетми-белми калучылар сирәктер. Әлеге порталда эшләп килүче «Халык контроле» мәгълүмати системасы аша һәркем төрле ведомство, министрлыкларга үзен борчыган проблемаларын, моң-зарларын, тәкъдимнәрен юллый, онлайн режимда аларның үтәлешен күзәтә, «ошый» яисә «ошамый» тамгасын куя, карарларны бәяли ала. 
Әгәр статистикага күз салсак, анда һәр шәһәр һәм районнан күпме мөрәҗәгать кабул ителүен күрергә мөмкин. 28 июльгә булган мәгълүматлар буенча, кукмаралылардан бүгенге көнгә кадәр 766 гариза теркәлгән. Шуларның 681е хәл ителгән, 42се планлаштырылган, 5се - эшләнү стадиясендә, 38енә мотивлаштырылган кире кагу статусы бирелгән.

Район халкын башлыча нинди мәсьәләләр борчый соң?
 - территорияләрне төзекләндерү (275 гариза); 
 - муниципаль юлларның торышы һәм төзекләндерү (191 гариза);
 - юл хәрәкәтен оештыру (126 гариза);
 - кәрәзле элемтә челтәре (38 гариза);
 - тышкы реклама кагыйдәләрен бозу (26 гариза);
 - алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне сату кагыйдәләрен төгәл үтәмәү, чүплекләр (19ар гариза);
 - поликлиника, дәваханә (15 гариза);
 - сукбай хайваннар (13 гариза). 

Шулай ук җәмәгать транспорты, федераль һәм республика юлларының торышы һәм төзекләндерү, парк һәм скверлар, капиталь ремонт, уңайлы мохит, балалар бакчасы, спорт объектлары, мәдәният учреждениеләренең эше,       почта белән бәйле хәбәрләр дә урнаштырылган. Мөрәҗәгатьләрнең барысында диярлек проблеманы дәлилләүче фоторәсемнәр бар. Шуны да билгеләп узыйк: порталда бер генә сорау да игътибардан читтә калмый. 
Июнь һәм июль айларында кабул ителгән гаризаларның кайберләренә тукталыйк. “Билайн” кәрәзле челтәре турында ике хәбәр бар. “Элемтә челтәре һәм кәрәзле интернет бик начар”, - дип яза Кукмараның Майский тыкрыгы урамында яшәүче райондашыбыз. Ә икенчесе - Садовая урамыннан. “Инде өченче атна “Билайн”ның эшләвендә тотрыклылык юк. Шалтыраткан вакытта “линия буш түгел” дип күрсәтә. Миңа 5-10 минуттан исә шалтырату турында СМС-хәбәр килә. Интернет гомумән дә эшләми. Ситуацияне хәл итүегездә ярдәм сорыйм”, - дип яза ул. Заявкалар мәсьәләне хәл итү өчен “ВымпелКом” оешмасына җибәрелгән. 
Белгәнегезчә, быелның 27 июнендә көчле җил-давыл шәһәрнең “Каенкай” балалар бакчасы түбәсенең бер өлешен алып аткан иде. Шул уңайдан: “Түбә ябу эшләре кайчан башланыр икән?” - дип борчыла бер ханым. Әлеге мәсьәлә буенча бакча мөдире Людмила Владимирова белән дә элемтәгә чыктык.
«Балаларга җәйге чорда йөреп тору өчен башка бакчалар тәкъдим ителде. Әмма нибары ун сабыйның гына әти-әнисе ул-кызын аларга илтергә ризалык бирде, калганнары төзекләндерү эшләре төгәлләнгәнен көтәләр, - диде мөдир. – Без инде үз көчебездән килгәнне башкардык, сарайны ремонтладык, түбәнең ачык өлешенә полиэтилен яптык. Түбәне ябу өчен федераль бюджеттан акча кирәк. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев белән дә сөйләштек. Ул: “Төзекләндерү эшләре августта башланып, 1 сентябрьдән балаларны кабул итәргә әзер булыр», - дип ышандырды.
Порталда юллар белән бәйле мөрәҗәгать тә бар. Аны хәл итү өчен контроль вакыт быелның 30 ноябренә билгеләнгән. Сүз 4 июньдә Кукмараның Октябрь тыкрыгы урамында юл төзелеше эшләре алып барылу, вак таш җыеп алынганнан соң, яңгырлы вакытта юлның пычракка әверелүе, транспорт хәрәкәте, җәяүлеләр өчен кыенлыклар туу турында бара. 8 июльдә район Башкарма комитеты әлеге юлга вак таш җәю планлаштырылу хакында хәбәр “элгән”. 
Дәваханәдә табибларга язылган вакытта килеп чыгучы аңлашылмаучанлыклар турындагы ике хәбәр дә хәл ителгән. Аларга Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы болай дип җавап бирә: “Татарстан Республикасы электрон сәламәтлек саклау” бердәм дәүләт системасы программасының мәгълүматлары буенча, 2020 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 3 июленә кадәр табибларга язылу авторның дәүләт хезмәтләр күрсәтү порталының шәхси кабинетыннан башкарылган. Үз чиратыбызда шуны әйтәсе килә: табибның кабул итү расписаниесе ике атна саен яңартыла. 
“Шәһәрнең Ворошилов урамында балалар мәйданчыгы территориясенең яртысын койма белән әйләндереп алганга инде берничә ел үтте. Һаман да бернинди үзгәреш юк. Башланган эш кайчан төгәлләнер икән?” – дип сорау бирә чираттагы кукмаралы. Әлеге хәбәрнең дә җавабы бар. Район Башкарма комитеты: “Ишегалдын һәм мәйданчыкны төзекләндерү “Безнең ишегалды” программасы буенча планлаштырыла. Башкару вакытлары – 2023 ел”, - диелгән.  
Район Башкарма комитеты “Дәүләт хезмәтләре” порталының “Халык контроле” системасына юлланган мөрәҗәгатьләрне һәрдаим контрольдә тота. 
«Безнең район халкы бик актив, заявкалар да көн саен диярлек килеп тора. Яңа хәбәрләрне контрольгә алып торучы хезмәткәр бар. Без көн саен иртәнге киңәшмә вакытында аларны тикшерәбез, җаваплар язабыз. Күп кенә проблемаларны хәл итү акчага бәйле. Әмма аларның берсе дә игътибардан читтә калмый, программаларга кертелә һәм үз чираты белән башкарыла. Район халкы моны да аңласын иде», - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин.
Фото:  http://saba-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk