Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Хак сүзләр

“Алганчы-барганчы бик уйла, син булачак тормыш иптәшеңнең тискәре якларын яши торгач үзгәртермен әле дип өметләнмә, еллар үткән саен, алар көчәя генә, шуны онытма”

Әтинең әйткән сүзләре еш искә төшә, алар бик олы мәгънәгә ия. Кайткач, бер кеше турында сөйләшеп утырганда: “Бик юаш бит ул, кая аннан җитәкче чыксын”, - дигән сүзләремә каршы аның: “Син, улым, кешегә бервакытта да юаш дип карама. Ул никадәр юаш булса да, аның киресе үзенә генә түгел, ә башкаларга да җитә”, - дип әйтүе тормыш тәҗрибәсе белән күп тапкыр исбатланды.

Әти миңа: “Олыгайган көнебездә синең егетлегеңне күргән-белгән кешеләр белән гомер итәргә язсын”, - ди иде. Чыннан да, еллар узган саен, синең егәрле вакытыңны, башкарган эшләреңне белүче замандашлар кими барса, яшьләргә инде син кызык түгел.
 “Алганчы-барганчы бик уйла, син булачак тормыш иптәшеңнең тискәре якларын яши торгач үзгәртермен әле дип өметләнмә, еллар үткән саен, алар көчәя генә, шуны онытма”, - дип әйтә иде әтием.

Тормыш тәҗрибәләре, күзәтүләре моны бер исбатласа, бөек дин белгече Муса Бигиев иҗаты икенче тапкыр дәлилләде. Ул, ислам динендәге Коръән һәм хәдисләргә таянып, хатын-кызлар турындагы әсәрендә шундый мисал китерә: Мөхәммәт пәйгамбәр янына күршесе керә, хатынының аны тыңламавын, үз киресен эшләвен әйтә һәм, ничек тыярга, дип киңәш сорый. Пәйгамбәребез: “Хатыннар ирләр кабыргасының иң катлаулы, кәкре өлешенә охшаш итеп яратылганнар. Син аларны турайтырга тырышма, барыбер килеп чыкмас – сынарга гына мөмкиннәр. Шуңа да без аларны ничек бар, шул килеш кабул итсәк, дөрес булыр”, - дигән. Кара, мәйтәм, безнең әти дә нәкъ шул сүзләрне әйтә иде бит...

Зиннур ЗАКИРОВ, (“Кукмара мәзәкләре” китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk