Кенәбаштан Рәйсә Фәтхуллина — хезмәттә дә, гаиләдә дә үрнәк
Кенәбаш авылында гомер итүче Фәтхуллина Рәйсә Хәмидулла кызы бүген үзенең 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте.
Юбилярны район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе регина Мусина, Поч. Кучук авыл җирлеге башлыгы Илнур Йосыповлар котлады. Туган көн иясенә район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге тапшырылды.
Рәйсә апа чыгышы белән Свердловск өлкәсеннән икән. Бу якларга ул килен булып төшкән. Рәшит исемле чибәр, тырыш егет белән табышып, танышып, тормыш корганнар.
«Бер туганым Рәшит белән Ерак Көнчыгышта бергә хезмәт итте. Шул вакытта ул фотомны күреп хат язды, аралашып киттек. Ә дүрт елдан, хезмәтен тәмамлагач, туры минем янга килде. Туган якларына кайтса, кире җибәрмәсләр дип курыкты. Шунда эшкә урнашты, мин дә төсле металларны эшкәртү заводында хезмәт куя идем», — дип, яшьлек хатирәләрен барлый юбиляр.
Берничә елдан алар Рашит абыйның туган авылы Кенәбашка кайтып урнашалар. Рәйсә апа колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя, фермада сыер сава.
«Элек фермада кул көче күп кирәк иде. Бик авыр булды. Иртәнге сәгать дүртенче ярты, дүрттән калмыйча эшкә бара идек. 15 сыерны кул белән саудык. Бидонын да юдык, силосын да салдык, саламын да керттек, мал асларын да чистарттык, тиресен дә төядек», — диде ул.
Рәйсә апа Кенәбашка кайтып урнашканнан соң, 70 ел гомер узып та киткән. Ул авылның үз, мөхтәрәм кешесенә әверелгән. «Рашит белән иңгә-иң куеп, 63 бергә гомер иттек. Кайнанам да бик әйбәт булды, акыллы хатын иде, матур яшәдек», — дип искә ала ул. Кызганычка каршы, Рашит абый бакыйлыкка күчкән икән инде.
Бүгенге көндә Рәйсә апа улы Рафыйк һәм килене Альфира гаиләсендә тыныч, матур картлык кичерә. Аның биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.
«Аллага шөкер, балаларым тәртипле, эшчән булдылар, авырлык китермәделәр. Киленем белән дә 36 ел килешеп, дус-тату яшибез. Алга таба да шулай матур гомер итәргә язсын», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев