Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кенәбаштан Мәрьям Шәйхетдинова: Кирәклегемне тоеп яшим

35 еллык мөгаллимлек стажы бар аның.

Инде мәрхүм булган дүрт туганының балаларына апа булса, аларның балалары өчен ул – Алма апа. Аңа шулай дип эндәшәләр.

Алма апа – Мәрьямгә карыйсың да, аның тормыш юлын, бүгенге көнен-кичерешләрен барлап, яшәргә каян көч таба, ничек бар эшкә өлгерә, йодрык кадәр бер йөрәккә искиткеч күңеленең киңлеге кайлардан сыеп бетә алган дип сокланасың. Минем генә түгел, аны белүчеләр, ул узган сукмаклардан дистә еллар дәвамында янәшә атлаучылар фикере дә бу.
 
Мәрьям март аенда үзенең матур юбилеен билгеләп үтте. Очраша алмадык. Димәк, нәкъ менә хәзер – Укытучылар бәйрәме алдыннан күрешеп сөйләшү тиеш булган. Ә ул – чын Укытучы, бик күпләрнең яраткан мөгаллимәсе, ата-аналарның хөрмәтле сыйныф җитәкчесе, ә туганнары өчен тормыш мәктәбенең “директоры”. Югыйсә, бер дә белем дөньясында кайнармын, бу өлкәдә югары мактаулы исемнәргә лаек булырмын, укытучы һөнәренең бетмәс-төкәнмәс хезмәте, борчу-мәшәкатьләре аша үтәрмен дип уйламаган – сәхнә кешесе яки табиб булам дип үскән Мәрьям бит ул. 
Сигезенче сыйныфны тәмамлаган кызны әни­сенең: “Кайсы артистның бәхетле булганын күргәнең бар?” – дигән соравы туктатса, мәктәптә укытучы булмаганлыктан, унынчы сыйныфта химия фәне укытылмау сәбәбе табиб хыялына юлны яба. Шулай булса да, әлеге ике өлкә аны инде дистә еллар буе озатып килә... 
 
Кенәбаш авылында туып-үскән, 35 еллык мөгаллимлек стажы, республиканың “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, республиканың “Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы” билгесе, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы иясе булган Мәрьям Шәйхетдинова үзенең иң беренче укытучысы дип әтисен – Бөек Ватан сугышы ветераны, 1926 елда туган Әкбәр абый Хәйретдиновны атый. 

 – Әти, беренчедән, төс-кыяфәте буенча совет педагогы Василий Сухомлинскийга охшаса, икенчедән, 4 сыйныф кына тәмамлаган булса да, аның бөтен тәрбияви дәресләре гел педагогларча иде. Мәктәптә яхшы укыган ул, ликбез чорлары бит: орчык кадәр малай соңыннан үзеннән күпкә өлкән апа-абыйларга белем биргән. Үз-үзен тотышы, сөйләшүе, тормыш алып баруы да үрнәк иде аның. Без, балаларына, бервакытта да тавыш күтәрмәде, болай яки тегеләй итегез дип өйрәтмәде, үз мисалында күрсәтә белде. Әни, безне кичләрен кинога барсак, ачулана, ә әти каршы килми, барсыннар, кино ул – тәрбия чыганагы, дия иде. Мин, укытучы һөнәре алырга дип, Арчага педагогика көллиятенә укырга кергәч, бик сөенде, горурланды, укыган вакыттан ук башлап бәйрәм саен миңа чәчәк бәйләмнәре әзерләде. Көллияттән семестр саен бирелгән Мактау кәгазьләрен кулына алганда, күзләреннән яшь бөртекләре тамар иде.
 

Укытучы дипломы алганнан соң, район мәгариф идарәсеннән Лельвижга эшкә билгеләнеп, туган авылына автобуста кайтып баручы кызны Поч.Кучук урта мәктәбенең ул чактагы директоры Кәнәфи Гыйлаҗев очрата. Мәктәптә яхшы укыган, сәхнәдән төшмәгән, спорт ярышларында үтә актив булган, Арчада укыганда җиңел атлетика буенча ел саен рес­публика чемпионы исемен алган Мәрьямне директорның һич кенә дә районның икенче почмагына җибәрәсе килми. Җитәкчелек белән сөйләшеп, аны үз мәктәбенә музыка һәм рус теле укытучысы итеп ала. 

Биредә һәм соңрак Кенәбаш башлангыч мәктәбендә укытучы, биш ел директор булып эшләгән чорда Мәрьям очрашып, яратып йөргән авылдаш егетенә тормышка чыга, өч кыз алып кайта, Илһамын гомерлеккә югалта... Илһамны гына түгел, биатасын, бер-бер артлы дүрт туганын, яраткан әтисен дә соңгы юлга озатырга туры килә Мәрьямгә. Мәктәптә белем бирүдән тыш, кызларына – әни, биеменә килен тәрбиясен күрсәтү, абзар-курадагы өч сыерга, сарыкларга берничә йөк печән хәзерләү, аларны карау, бакчаны да онытмау бер җилкәгә төшә. 2010 елда Илһамны җирләгәннән соң, Мәрьям җиде ел буе елый алмый. Түләнәсе ссудалар, кредитлар, кызларны аякка бастыруга бәйле борчуларны уйлап катып кала ул. “Илһам үлгәч карыйм – 19 яшьлек Сиринәм, 12 яшьлек Илүзәм, 6 яшьлек Илсөям күземә карап торалар. Алар булышты аякка басарга. Илсөясе бик кечкенә калды бит инде, бөтенесенең әтисе бар, минеке юк дип елаганнары “йөрәккә төште”. Әти дә, әни дә булырга тырышканнарым хәтердә. Шөкер, кызларымның өчесе дә югары белем алды. Бу тормышта үз юлларын таптылар. Әйтәм бит, күкрәк турысы ташка әйләнгән иде, шуның кадәр тилмердем, елагач, нәрсәдер ычкындырды, рәхәт булып китте. Хәзер исә берәр авырлык булса, бер кычкырып елыйм да бушанам, тагын йөгереп эшкә чабам”, – ди ул.

 – Кияүгә чыкканда, яшермим, эшкә булганлыгым юк иде, – дип, янә елмая Мәрьям. – Сарык йоны алганда, биемем: “Борчылма, ике тапкыр кисәрсең дә өйрәнерсең”, – дигәч, шундый рәхәт булып китте. Бервакыт Илһамны урманга агач егарга озаткач, өчпочмак пешерәсем килде. Тәртибен белмим. Күршедәге кодагый апасына йөгереп керәм дә сорыйм, бер өлешен әзерләгәч, тагын керәм. Төш турысында өй миченә тыккан өчпочмакны кич, Илһам кайткач кына алдык. Кем белгән аның инде ярты сәгатьтә әзер буласын?! Көймәсә дә, инде катып ук киткән өчпочмакларны тәмле дип ашадылар. Өйрәнде-е-ем, әнә хәзер ашларга, туйларга да ризыкларны курыкмыйча әзерлим. Мең шөкер, Фирдәүсә әни белән 35 ел бергә тату гомер итәбез. Икебез дә бер-бер артлы тормыш иптәшләребезне югалттык. Аның мине килене буларак гаепләп урамга чыгып сөйләгәне, шушы вакыт эчендә ямьсез итеп сүзгә килгәнебез юк. Рәхмәт аңа, эштән кайтуыма кайнар ризыгын әзерләп куя, миңа зур иптәш ул. 
 

Кенәбаш мәктәбеннән соң Мәрьям Шәйхетдинованы 2012 ел­да Поч.Кучук урта мәк­тәбенә директорның укыту эшләре буенча урынбасары итеп чакыралар. Җиде ел эчендә республиканың мәга­риф өлкәсендә күзәт­челек һәм контроль департа­ментының алты тикшерүе, аккредитация, район семинарлары уңышлы уза. Ярый ла соңгы берничә елда урынбасар эшен башкаларга тапшырып, ул бары тик укытучылык, сыйныф җитәкчесе һәм китапханәче өлкәсенә генә күчкән. Моннан тыш, өйдә генә белем алучы бер укучысы – авылдашы Әмир бар. Районның мәктәп директорлары өчен аның белән үткән семинар да Мәрьямнең тәҗрибәле укытучы икәнен тагын бер кат раслаган. Чөнки ул – “эш аты”. Нәрсәгә генә тотынса да: авыл Сабан туен, Яңа ел кичәләрен, традицион “Зәрә” боткасы бәйрәмен, мәктәп чараларын алып баруы, гитарада, баянда уйнавы, тугызынчылары белән ел саен авыл клубында әти-әниләр, укучылары катнашында елны йомгаклау концерты уздыруы, күп җирләргә оештырылган экскурсияләр тагын бер кат тынгысызлыгын раслый. “Хуҗалыгымда барлык кирәкле инструментларым да бар: кирәк икән мотоблокка утырып, үзем чапкан печәнемне алып кайтам, болгаркамны кирәк булганда кулыма алам”, – ди ул. Әле бит төп йортта урын өстендә ятучы үз әнисе, аңа күз-колак булып торучы туганнан туган сеңлесе Римма бар. Алар янына да көненә ике тапкыр барып кайтырга туры килә. 
 
Дүрт туганына апа, Алма апа, дигән идем. Әйе, Мәрьям олы йөрәкле дә әле ул. Апалары, абыйсы вафат булгач, һәркайсының 3әр баласы кала. Аларны хәзерге вакытта бердәм итеп, туганлык җепләрен югалт­маслык итеп җыйнап торучы, һәркайсының барлык шатлыгын, борчуын үзе аша үткәрүче, алар янында булырга тырышучы Мәрьям ул.

“Быел җәй көне барыбыз, бергә җыелып, гаилә Сабан туе оештырдым. Аларның зурлап якын итүләренә шуның кадәр шатланам. Кияүгә чыкканда, өйләнгәндә түр башына әниләре урынына мине утырттылар. Ятимлек ачысын, әни исемен тулысынча алыштыра алмасам да, аз булса да киметергә тырышам, – ди ул. – Мин хәзер бүгенге көн белән аннан рухи рәхәтлек алып, бу дөньяга кирәклегемне тоеп яшим. Хәтта авырырга да куркам, чөнки шунда ук якыннарым борчыла башлый. Үземне бәхетсез, димим, яратып эшемә барам, тыныч күңел белән өемә атлыйм. Үткәннәргә кире кайтсам да, шушы ук юлны – мәгариф өлкәсен сайлар идем, дим: балалар белән бөтен дөньямны онытам, бик рәхәтләнеп эшлим. Әйе, бәхетлемен, дим үземне. Язмышка нәрсә язылган, шуны күрмичә, юлны үтеп булмый, диләр. Инде алдагы язмыш юлым гына сикәлтәсез булсын иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев