Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кемеровода янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында әйткәннәр

Баланы әтисе ут чолгап алган сәүдә үзәгенең тәрәзәсеннән урамга ташлап коткарган.

“Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә янгында исән калган малайга аның гаиләсе һәлак булуы турында сөйләгәннәр, дип хәбәр итә “Известия”.

11 яшьлек малайга якыннарының үлеме турындагы хәбәрне Мәскәүнең яшүсмерләр психиатры-баш белгеч Анна Портнова әйткән. Туганнары һәм табиблар балага әти-әнисе һәм кечкенә сеңлесенең башка юк икәнлеген әйтә алмаган.

Ул туганнарының үлеме турында белгәч елаган һәм хәзер кайда яшәячәген сораган.

Элек “Татар-информ” агентлыгы 25 мартта Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә үзәгендә коточкыч янгынрда 64 кеше үлгәнлеген хәбәр иткән иде. 11 яшьлек малай исән калган. Аны әтисе гөрләп янган сәүдә үзәге тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Малайның ата-анасы кечкенә кызлары белән бергә сәүдә үзәгеннән чыга алмаган.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев