Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кем йорты: Ильяс баймы, әллә Яхияныкымы?

Бүгенге көндә Түбән Арбаш авылы клубы урнашкан Ильяс байның ике катлы йорты турында бәян иткәнче, иң элек әлеге төбәктә сакланган түбәндәге мәгълүмат белән (аны безгә клуб мөдире Рима ханым Хисамова тапшырды) таныштырыйк әле.

 

1860 елларда яхшы гына тормышлы Ильяс исемле кеше, Петербургтан ссуда алып, кешеләр яллап, авыл уртасында зур гына өй эшләтә башлый. Һәм ул кыс-ка гына вакытта төзелеп тә бетә. Ильяс байның ике хатыныннан 12 баласы туа. Икенче хатыны Бибисарадан туган балалар: Саҗидә, Нургали, Сабира, Мәсфүрә, Әхмәтгали, Әхмәтһади. Мәсфүрәнең төпчек кызы Разыя Нырты авылында гомер кичерә. Ильяс бай гаиләсе Яхъя һәм Хәбибрахман абыйлары белән шушы өйдә яши башлый. Ә беренче каттагы кибеттә халыкка көнкүреш кирәк-яраклары сатыла.

1921 елда Совет власте урнашкач, Ильясны гаиләсе белән өйләреннән куып чыгаралар. Башта бу өй клуб, аннан башлангыч белем бирү мәктәбе, ә инде соңыннан колхоз канцеляриясе була...

Түбән Арбаштан бик әсәрләнеп, шушы тарихны берникадәр өйрәнеп, аны тизрәк газета укучыларыбызга җиткерү уе белән кайткан идем. Безнең районда нәселен дәвам итүче туганнары калгандыр, алар турында белүче бардыр, дигән фикеремне раслап, туристлар станциясендә директор булып эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Нурия Закированың исемен атадылар.  

Нурия ханым белән шунда ук элемтәгә чыктык. Әмма ул алда әйтеп үткән мәгълүматның дөрес булмавын белдерде.

- Минем бабаем – Сафа байлар  «Кара бай» булганнар, ә сез әйткән гаилә «Ак бай» лар дип йөртелгән, - дип сүзен башлады ул. -  Алар икесе дә бер урамда, кара-каршы йортларда гына яшәгән. Сафа бай белән аның хатыны Камиләнең (минем әбиемнең әнисенең) 8 баласы туа. 1907 елны туган кызлары Шәмсинур Рәйсә әниемне алып кайта. Димәк, мин Сафа байның дүртенче буын нәселен дәвам итүче булам. Халыкта никтер Ильяс бай йорты дип атала ул. Ә, чынлыкта, ул йорт Яхия байныкы булып торган. Сафа байлар җир эшкәрткәнгә «Кара бай» дип йөртелгән, ә Яхиялар сату белән шөгыльләнгән, шуңа күрә «Ак бай»лар булганнар.

Нурия апа сөйләгән сүзләрнең дөреслеген раслар өчен, икенче көнне үк Саба районының Завод-Нырты авылына юлга кузгалдык. Биредә Яхия байның оныгы Нурзидә Сафина яши икән. Иң элек аның үзе турында кыскача гына хәбәр биреп китик әле. Нурзидә апага 85 яшь. Күз тимәсен, орчык кадәр генә гәүдәле, бик мөлаем, зыялы ханым булып чыкты ул. Ташкент шәһәрендәге театр-сәнгать институтының театр факультетын тәмамлый. Озак еллар Кыргызстанның Ош шәһәрендәге дәүләт телевидениесендә баш режиссер булып эшләп лаеклы ялга чыга. Кыргызча, үзбәкчә, татарча, русча иркен аралаша. Туганнары бер-бер артлы Завод-Ныртыга кайтып киткәч, ул да тормыш иптәше Нурмөхәммәт абый белән 1993 елда биредә төпләнә. Ике улы Эрмик белән Эрнест та шушы районда яши. Бик тәмле итеп пешерелгән пылаудан авыз иткәч, без түр бүлмәгә уздык. Өстәлдә ике ватман кәгазен кушып ясалган зур шәҗәрә ята. Анда алда әйтеп үткән ике нәсел: «Ак» һәм «Кара бай» нәселләре турында бик зур мәгълүмат теркәлгән. Ни өчен ике нәсел бер-берсенә ялганган? Нурия ханым белән Нурзидә ханым бер-берсенә кемнәр булып чыкты? Шушы сорауларга да ачыклык керде.

- Асылбикә һәм Якупның биш улы була: Ильяс, Ягъфәр, Тәҗмөхәммәт, Динмөхәммәт, Яхия. Кайсы улы ничәнче елны туган, кем артыннан кем икәнен белмим, - дип сүзен башлады Нурзидә апа. - Әтиләре Якуп бабай Хаҗ кылырга чыгып киткәч, аның өендә янгын башлана. Бу турыда аңа хәбәр итәләр, әмма Хаҗ юлыннан кире борылырга ярамый дип, ул кайтмый. Аның алдагы көне билгесез, бәлки шул юлда вафат та булгандыр. Малайлары, биш бертуган бергә яшибез дип, авылның тау буенда кирпеч сугу заводы төзеп (ул урын әле һаман да саклана), өч катлы йорт салалар. Аның беренче катында кибет була. Ә йорт артында, ишегалдында – кухня. Якуп бабайның алда әйтеп үткән өч улының язмышын белмим. Өчесенең берсе 21 яшьтә сукыр эчәгесе шартлап үлә. (Эче авырта башлагач, суык тигәндер дип, аны авылдагы им-томчы карчыкка алып баралар. Әби кеше мунчада аның эчен уа, әмма ул тагын да шешә). Динмөхәммәт исемлесе яшь чагында Кытайга китә. Шунда гаилә кора, балалары туа. 1959-60 елларда Кыргызстанга Кытайдан энә белән дәвалаучы килгән иде. Ул Динмөхәммәт абый исән әле, картайды инде, диде. Шул вакытта аның турында әйбәтләп сорашып калмаганмын. Мин – Яхияның оныгы, аның иң олы кызы Әминәбануның кызы булам. Төпчек кызы Җәмиләбикәдә бабайның блокноты сакланып калган, шунда бабай үз кулы белән: үзем Яхия Якупов 1867 елда туганмын, дип язып куйган (шуңа күрә бу язмада исемне Яхъя түгел, Яхия дип бирдек. – авт.). Шушы ук блокнотта кайсы баласы ничәнче елда туган, ничәнче елда үлгәнен дә бабай теркәп барган. Кибеттә Яхия сату иткән. Әнием 92 яшендә вафат булды, үз акылында иде. «Әти аскы катта киемнәр сатты. Казаннан ат белән барып перәннекләр, азык-төлек, төрле кабартмалар, шундый матур, төрле төстәге сатин шикелле ялтырап торган бала итәкле күлмәкләр алып кайта иде. Кызлар белән уйнарга чыкканда берсен киеп чыгам да яңадан кертеп элеп куям, икенчесен киям. Әти белмичә дә кала», - дип сөйли иде әни.  

Димәк, халык телендә Ильяс бай дип йөртелгән сүз дөреслеккә туры килеп бетми, йортта Яхия бай хуҗа була. Ә ни өчен йорт бу исем белән йөртелә икән соң?  Бу сорауга җавап таба алмадым.

Нурзидә апаның сөйләгәнен тыңлый-тыңлый шәҗәрәне өйрәнәм.

Яхия белән аның хатыны Мәймүнәнең 11 баласы туа: Әминәбану (1895-1986), Мәрҗәмбикә (1897-1927), Кыяметдин (1899-1925), Гәбделәхәт (1901-1922, Гражданнар сугышында үлә), Мәсфүрә (1903-?), Әсхәдулла (1905-1967), Нурулла (1908-?), Зәйтүнә (1909-?), Салиха (1910-1933), (Мәсерүрә (Миңлебикә) (1913-?), Җәмиләбикә (1917-?).

Ә хәзер ике нәселнең бергә кушылган өлешенә тукталыйк. Кара-каршы гына торучы Сафа бай белән Камиләнең 8 баласы туганын әйтеп үткән идек инде. 1890 елда туган төпчек уллары Мөхәммәтгатаның (ул Нурия апа Закированың әбисенең энесе була) күрше кызы Әминәбануга күзе төшә. Очрашалармы-юкмы, белмим, әмма егетнең өч катлы йортның балконына (ул балкон сакланмаган) кыз янына менгәне, ә аның урынына әбисе туры килгәнен Нурия ханым сөйләде. Ә беркөнне урамга чыгып киткән кыз урынында комган гына утырып кала: Мөхәммәтгата Әминәбануны урлый. Яшьләр Красноярск өлкәсенә барып төпләнә. Мөхәммәтгата алтын приискасына эшкә урнаша, соңрак үзе «Кызыл маяк» колхозы төзеп, аның рәисе була. Гаиләдә шулай ук сигез бала туа. Нурзидә апа –  җиденчесе. Димәк, Нурзидә апа белән Нурия апа Закированың әнисе Рәйсә апа ике туганнар булып чыга.

Илдә кулакларны эзәрлекләү чоры башлангач, Яхияның гаиләсен дә өйләреннән куып чыгаралар. Әмма авыл халкы аны киң күңелле кеше, безгә гел ярдәм итеп яшәде, дип, сөргенгә озатырга ирек бирми. Торыр урыны булмаган, ачлыктан интеккән әти-әнисен, туганнарын Красноярск шәһәрендәге Әминәбану гаиләсе чакыра. Юлда барганда ачтан үлмәс өчен, үзләре белән алган бөтен товарларын ризыкка алыштырып бетерәләр. Озакламый вагоннарда тиф башлана, Семипалатинск шәһәренә җиткәндә Мәймүнә дә тифтан үлә. Бу турыда Яхия бай блокнотында болай дип язылган: 1922 ел, вафат булды җәмәгатем Мәймүнәбану.

- Яхия бабай әбине җирләгәч, кире Түбән Арбашка кайтырга карар кыла. Авылга кайтып җитә алмыйча, берара Казан вокзалында яшиләр әле алар, - ди кече кызлары Җәмиләбикәнең кызы, Казанда яшәүче Ләбибә апа Филина. - Әни вокзалда ачлыкка интектек, бер бабай көн саен килеп кәрзиненнән бәләкәй булкилар өләшә иде, дип сөйли иде. Авылга кайткач, үзләренең элеккеге ишегалдындагы бәләкәй генә өйдә (подсобкада) яшәгәннәр. Әни Арчага укырга киткән. Авыл халкы Яхия бабайны бик хөрмәт итсә дә, мулла булып торса да, ул 1936 елда кечкенә өйнең чормасында үлә. Бик ямансулый иде, ачлыктан үлгән инде ул бичара, дип сөйли иде әнием.

Әминәбану, исән чагында ел саен туган йортына кайтып, аның нигезендә дога укып китә торган булган. Бай кызы кайтты, хуҗабикә кайтты, дип, аны бу авылда шатланып каршы алганнар. Чиләк-чиләк карлыган, кура җиләге китергәннәр. 1992 елларда бу өйне Җәмиләбикә (чөнки Яхия байның бу вакытта исән булган бердәнбер баласы), үз өстеннән төшереп, 9 мең сумга дәүләт карамагына тапшыра. Бу акчага Тәкәнеш авылындагы ул яшәгән йортка газ кертелә...

  • 1931 елда Яхия бай йортында җидееллык мәктәп була.
  • 1942 елда Ленинград блокадасыннан исән-имин чыккан балалар өчен интернат-балалар йорты ачыла. Аларга хөкүмәт тарафыннан ипи бирелә. Алар аны авыл халкы белән алмаша.
  • 1969 елда күрше-тирә район балалары өчен ярдәмче мәктәп булып үзгәртелә. 1986 елда ул ябыла.
  • 1988-1990 елларда клуб һәм китапханә итеп үзгәртелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk