Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Казан–Шәмәрдән трассасында юл кырыена төшеп киткән “Лада” пассажиры һәлак булган

    Машина берничә тапкыр капланган

    Кичә көндез Казан–Шәмәрдән юлының 39нчы чакрымында “Лада” машинасының 32 яшьлек йөртүчесе идарәне югалткан. Ул зур тизлектә барган килеш, юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр капланган.

    Реклама

    Имгәнгән машина йөртүчене республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Җиңел машинадагы 41 яшьлек пассажир һәлакәт урынында үлгән, дип яза Татар-информ.

    Фото: ГУ МЧС России по РТ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: