Казанда сайлауга килүчеләргә бәйрәмгә чакыру билеты тапшырыла
Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана.
11-13 сентябрь көннәрендә сайлауда тавыш бирүчеләрне күңелле хәбәр көтә. Алар Казанның «Ак Барс Арена» стадионы янында якшәмбе интерактив программасын карый ала. Һәр сайлаучыга «Я проголосовал! /Мин тавыш бирдем!» беләзеге рәвешендә чакыру билеты тапшырыла. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
Бәйрәм 13 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә башлана. «Ак Барс Арена» янындагы территория экстрим-мәйданчык, кибер-спорт зонасы, өлкән яшьтәгеләр өчен «Тормышны яратучылар» проектының презентациясе, «Әдәби ишегалды» мәйданчыгы, ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы, диджитал-зона, арт-инсталляция, музыкаль караоке-бәйге һәм башка зоналарга бүленә.
Әнвәр Нургалиев (16.10), Гүзәл Уразова (16.45), DABRO төркеме (18.00), Клава Кока (18.30), Нюша (19.10), Салават Фәтхетдинов (19.50), Валерия (20.00) һәм Хор Турецкого (21.00) чыгышы программаның кульминациясе булыр дип көтелә. Бәйрәм салют белән тәмамлана.
Тавыш бирү 11 — 13 сентябрь көннәрендә уза. Өч көн дәвамында сайлау участоклары иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 кадәр эшләячәк.
фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев