Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда мең сумлык акчаны 1 млнга саталар

Башкаланың бер кешесе тугызлы саннарыннан гына торган серия номеры булган банкноттан үзенә файда алмакчы була.

Казанда яшәүче берәү серия номеры гел тугызлылардан гына торган 1000 сумлык акчасын 1 млнга сатарга куйган. Бу хакта белдерү кичә “Юла” сайтында басылып чыккан. 

“1000 сум номиналлы купюра – барысы да тугызлылар”, - диелгән белдерүдә.

“Татар-информ” корреспонденты мең сумлык акча иясе белән элемтәгә керде. Корреспондентка ул үзенең коллекционер түгеллеген, ә купюраның аңа “законлы юл” белән килеп эләгүен әйтте.

Гел бертөрле саннардан торган номерлы акчалары булган башка кешеләр дә шулай ук аларны сатарга тели. Әмма арзанрак хакка. Казанда, мәсәлән, 500 дән 9500 сумга кадәр.

Шундый номерлы иң кыйммәтле банкнотларның берсе Мәскәүдә сатыла. Сигезле саннарыннан гына торган биш мең сумлык купюраны хуҗасы 86 мең сум тирәсенә сатарга тели.

фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk