Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казанда «Әдәби марафон» проектының финалистларын бүләкләделәр

Кукмара районыннан да марафонда катнашучылар бар иде.

Бүген Казан шәһәрендә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының  зур концертлар залында «Әдәби марафон»  проектының 2024 ел яңа сезоны финалистларын бүләкләү  тантанасын узды.

Тантанага 2024 елның XXVI, XXVII, XXVIII һәм XXIX #ӘдәбиМарафон проекты финалистлары чакырылган иде.

Әдәби марафончыларга һәм аларның әйдаманнарына бүләкләрне танылган язучылар, шагыйрьләр, хөкүмәтебез җитәкчелегеннән вәкилләр һәм башка танылган шәхесләр тапшырды.

Тантанада Татарстанның атказанган һәм халык артисты Рөстәм Закиров белән Люция Мусина (кызлары Миләүшә Закирова белән), Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Татарстанның атказанган һәм халык артисты Илшат Вәлиев, яшь һәм талантлы җырчылар, күп кенә фестивальләрнең лауреатлары Сөмбел Харисова, Айзилә Гарифуллина, Рөстәм Егоров, Айнур Каюмовлар катнашты.

Кукмара районыннан да марафонда катнашучылар бар иде. Менә алар татар әдәбиятен яратучы якташларыбыз:
 Галимҗанова Ралина Ринатовна, Хаҗиев Нариман Илназович  (Байлангар урта мәктәбе укучылары),
Әминова Фирдәүсә Заһитовна,
Шәмсетдинов Габделнур Мулланурович,
Круглова Татьяна Яковлевна, 
Абдуллина Айсылу Рифнуровна,
Гыйлфиева Алсу Рафиковна,
Сәмигуллина Гөлсинә Тимергалиевна,
Әһлиуллина Минзәлия Гаптрафиковна,
Сәләхетдинова Венера Госмановна,
Мөхаммәтдинова Резидә Нурзадовна. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев