Казан янында ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган
Һәлакәттә җиңел машина йөртүчесе һәм аның 37 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән
Казан янында ике җиңел машина маңгайга-маңгай бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Казан – Оренбург юлының 27нче чакрымында бүген кичке бишләр тирәсендә җитди һәлакәт килеп чыккан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, 61 яшьлек “Жигули” йөртүчесе куркынычсыз тизлек сайламыйча, каршы як хәрәкәт юлына очып чыккан. Анда ул “Хендэ” автомобиле белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
Һәлакәттә җиңел машина йөртүчесе һәм аның 37 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Корея автомобиле йөртүчесен төрле җәрәхәтләр белән республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев