Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Казан Сабан туенда кукмаралылар да катнашты

Бәйрәм фотолары

Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлыкта халкыбызның милли Сабантуй бәйрәме узды. Кукмаралылар да әлеге бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр: халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим иттеләр.
Сабантуй кунаклары күргәзмәләр белән танышты, районыбыз үзешчәннәренә кушылып рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачты. Шулай ук металл савыт-сабалар, киез итек-киез, тегү фабрикасы җитештергән продукцияләр белән кызыксынды.


- Татар халкы элек-электән бик тырыш булган, терлекчелек, игенчелек белән шөгыльләнгән. Шул ук вакытта авыр эш көненнән соң, буш вакытларында чигү чигеп, матурлык тудырырга тырышканнар. Без дә, Зур Сәрдек мәдәният йорты хезмәткәрләре, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратабыз. Үзебезнең хезмәт җимешләреннән торган күргәзмәләр белән районыбыз катнашкан республика, федераль Сабантуйларда чыгыш ясыйбыз, хәтта Казахстанга хәтле бардык. Ә Казан Сабан туенда егерменче елымны катнашам, - диде Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурфия Фәттахова. - Йөрәк җылысын кушып чиккән эшләнмәләр һәркемнең күңеленә хуш килә, күз явын ала. Шуңа күрә халык та бик кызыксына, бер кеше дә битараф кына узып китә алмый: фотоларга төшәләр, сатмыйсызмы дип сорыйлар.
Кукмара ишегалдына кунакка кергән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районда үткән елга караганда иң күп сөт арттырган “Вахитов” җәмгыяте сыер савучысы Руфия Минемуллинага чәчәк бәйләме бүләк итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk